Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Спирт өчен – җаваплылыкка

Аксубай аша үткәндә Самара кешесе составында спирт булган 10 литр сыекчадан колак кага. Аксубай полиция хезмәткәрләре төнлә Шоссе урамында документларны тикшерү өчен туктатылган машинада 5әр литрлы ике полимер шешәгә тап булалар һәм аны шунда ук йолып алалар. 35 яшьлек машина йөртүче сыекчаны (якынча этил спирты), туган көн уздыру өчен сатып...

Аксубай аша үткәндә Самара кешесе составында спирт булган 10 литр сыекчадан колак кага.

Аксубай полиция хезмәткәрләре төнлә Шоссе урамында документларны тикшерү өчен туктатылган машинада 5әр литрлы ике полимер шешәгә тап булалар һәм аны шунда ук йолып алалар. 35 яшьлек машина йөртүче сыекчаны (якынча этил спирты), туган көн уздыру өчен сатып алдым, дип аңлата.

Этил спирты белән агулану очраклары еш очрый. Медиклар белдергәнчә, этил спирты да, аның метаболиты - ацеталь-дегид та - агу. Самаралының туган көнен билгеләп үтү өчен түгел, ә сату өчен ташу факты да зур.

- Ике сыешлык та Түбән Кама дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелде, - дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча өлкән опервәкиле Алексей Ионов. - Әгәр сыекча составында тормыш өчен куркыныч тудырган матдәләр дә табыла икән, суррогат ташыган машина йөртүчегә җинаять эше ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев