Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штраф түләмәгән өчен җәза

Канун тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә административ штраф түләмәү юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җитди кыенлыклар тудырырга мөмкин. Канун буенча административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан штраф салу үз көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләмәгән очракта хокук бозучыга түләнмәгән штрафыннан икеләтә артык, тик бер мең сумнан да...

Канун тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә административ штраф түләмәү юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җитди кыенлыклар тудырырга мөмкин.


Канун буенча административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан штраф салу үз көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләмәгән очракта хокук бозучыга түләнмәгән штрафыннан икеләтә артык, тик бер мең сумнан да ким булмаган, административ штраф салына, 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә, яисә 50 сәгать мәҗбүри эшкә җибәрелә.
- Җиде ай эчендә административ штрафларын түләмәгән өчен 66 шофер җаваплылыкка тартылган, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ җитәкчесе Нияз Гималетдинов. - 20 шофер кулга алынган, сигезе мәҗбүри эшкә җибәрелгән. Ел башыннан алып 500 сум күләмендәге штрафларын түләмәгән өчен 13 шофер 1 тәүлектән алып, 10 тәүлеккә кадәр кулга алынган. Аксубай бистәсендә яшәүче 30 мең сум штраф түләмәгән "ВАЗ" машинасы шоферы да кулга алынган.
Районның баш дәүләт автоинспекторы билгеләп үткәнчә, кайбер транспорт хуҗалары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылганнары турында хәбәрдар булмаганлыкка салыналар. Әмма канун бөтен кешегә дә бер үк, бу очракта транспорт чарасы хуҗалары җавап тота. Җәза бирү "башка адрес белән яшәүчеләргә дә", "штрафлар турында хатлар барып җитмәгән", яисә башка сәбәп белән түләмәгән кешеләргә дә кагыла.
Шуның өчен кыен хәлләрдә калмас өчен һәрдаим үз штрафларыгызны тикшереп барырга кирәк.
Моны gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru, яки gibdd.tatarstan.ru.онлайн-сервислары аша бик җиңел күзәтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев