Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штраф түләдеңме – квитанцияңне күрсәт

2014 елда гына да Аксубай хөкем йортының 1 нче санлы суд участогы түләнмәгән штарфлар буенча 197 карар чыгарган. 59 гражданга икенче тапкыр штраф салу сыйфатында җәза бирелгән, 124 е - административ кулга алуга, 14 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. Барлык юнәлешләр - ЮХИДИ, МВД, суд приставлары хезмәте тарафыннан салынган штрафларны...

2014 елда гына да Аксубай хөкем йортының 1 нче санлы суд участогы түләнмәгән штарфлар буенча 197 карар чыгарган.



59 гражданга икенче тапкыр штраф салу сыйфатында җәза бирелгән, 124 е - административ кулга алуга, 14 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. Барлык юнәлешләр - ЮХИДИ, МВД, суд приставлары хезмәте тарафыннан салынган штрафларны явыз ният белән түләргә теләмәүчеләрнең саны арта бара. Хәтерләре кыска гражданнар күп очракта экология министры, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Федераль теркәү, кадастр һәм картография хезмәте, Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча салынган штрафларны да түләмиләр.


-Агымдагы елның 8 аенда 186 түләмәүчегә җәза бирелде, - дип билгеләп үтте Аксубай районы буенча 1 санлы суд участогы хөкемдары Фәнзилә Фәхретдинова. - Штраф түләү турында - 49, административ кулга алу турында - 103, мәҗбүри эшләргә җәлеп итү турында 36 карар чыгарылды. Әлегә штрафлар түләү турында бердәм мәгълүматлар базасы юк, мәхкәмә секретариаты түләүне раслаган квитанцияне китереп күрсәтергә кирәклеген онытмаска үтенә. Шулай итмәгәндә суд приставлары тарафыннан эш ачылырга мөмкин. Ә бу шулай ук хөкем йорты өчен дә, пристав хезмәткәренә дә өстәмә мәшәкать, гражданнар үзләре дә күпме вакытларын сарыф итәләр, нервларын бетерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев