Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сатучыга җәза биргәннәр

Полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә 129 литр сыра йолып алганнар. Чираттагы уртак рейд вакытында Яңа Чуаш Адәмсуы авылындагы шәхси кибеттә стационар булмаган сату ноктасыннан алкоголь продукциясе сату факты ачыклана. - Стационар сату ноктасы законда махсус җиһазландырылган һәм сәүдә алып бару өчен җир участогында фундамент салып төзелгән, шулай ук...

Полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә 129 литр сыра йолып алганнар.

Чираттагы уртак рейд вакытында Яңа Чуаш Адәмсуы авылындагы шәхси кибеттә стационар булмаган сату ноктасыннан алкоголь продукциясе сату факты ачыклана.

- Стационар сату ноктасы законда махсус җиһазландырылган һәм сәүдә алып бару өчен җир участогында фундамент салып төзелгән, шулай ук тиешле коммуникацияләргә тоташтырылган объект буларак билгеләнә.

Сатучыга административ хокук бозу предметларын йолып алу белән административ беркетмә төзелгән.

Фото: vyatka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев