Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Раскольникова“ның эзенә Чиләбедә төшкәннәр

Агымдагы елның март аенда МЮД авылында әбине үтерүдә шикләнүче хатын кулга алынды. 76 яшьлек хатын-кыз мәете үзе яшәгән өйнең идән астында табыла. Зыян күрүче 1967 елгы улы һәм аның 1988 елгы өйдәш хатыны - Лилия Набиева белән бер йортта яши. Ир яшь хатын белән интернет аша таныша, 2016 елның ноябрендә...

Агымдагы елның март аенда МЮД авылында әбине үтерүдә шикләнүче хатын кулга алынды. 76 яшьлек хатын-кыз мәете үзе яшәгән өйнең идән астында табыла.

Зыян күрүче 1967 елгы улы һәм аның 1988 елгы өйдәш хатыны - Лилия Набиева белән бер йортта яши. Ир яшь хатын белән интернет аша таныша, 2016 елның ноябрендә хатын аның янына яшәргә килә, хәтта пропискага да керә. Ир 9 март көнне, никахсыз хатынын әнисен карарга калдырып, акча эшләргә китә.

Полиция хезмәткәрләре бу хатын-кызның җинаять кылуда катнашы булуына шикләнәләр. Һәм Лилия Набиеваны федераль эзләүгә бирәләр.

Әлеге хәлдән соң бер ай дәвамында "Раскольникова" автостоп белән Чиләбегә барып җитә, тимер юл вокзалында "көньяк "ка билет алганда аны Чиләбенең полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар.

Пәнҗешәмбе көнне Лилия Набиева Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә китерелде - ул үз гаебен тулысынча таный һәм җинаять кылуына үкенә. Сорау алу барышында эшнең башка моментлары да ачыклана - хатын өлкән яшьтәге хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның 70 мең сум акчасын да үзләштерә. Акчаларның бер өлешен "Раскольникова" туздырган, калганы йолып алына. Җомга көнне Аксубай район суды тикшерү эшләре барган чорда шикләнүчене кулга алу турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев