Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәктәп укытучысы шәхес сәламәтлегенә зыян салган җинаять эшләгән

Аксубай районы прокуратурасы Емелькино урта мәктәбендә хезмәт кануны үтәлешен тикшерде. - Анда элек аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган ир-атның укытучы булып эшләве ачыкланды. Шуның белән бергә җинаять эше ике якның килешүе белән, икенче төрле әйткәндә, тернәкләндерелмәгән нигездә туктатылган була, - дип аңлатты Аксубай районы прокуроры...

Аксубай районы прокуратурасы Емелькино урта мәктәбендә хезмәт кануны үтәлешен тикшерде.

- Анда элек аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган ир-атның укытучы булып эшләве ачыкланды. Шуның белән бергә җинаять эше ике якның килешүе белән, икенче төрле әйткәндә, тернәкләндерелмәгән нигездә туктатылган була, - дип аңлатты Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе, II класслы юрист Ленар Яфизов. - Бу Хезмәт кодексы нормаларына каршы килә. Кеше гомере һәм сәламәтлегенә каршы җинаять кылган өчен җинаять эзәрлекләвенә тартылган яки элек хөкем ителгән затларга педагогия эшчәнлеген алып бару тыела. Кеше гомере һәм сәламәтлегенә җиңелчә авырлыктагы һәм уртача авырлыктагы җинаять кылган өчен хөкем ителгән затларга педагогия эшчәнлеген алып баруга рөхсәт бары тик Россия Федерациясе субъектының югары дәүләт власте башкару органы тарафыннан булдырылган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең махсус карары булганда гына бирелә. Әмма югарыда телгән алынган мөгаллимгә карата вәкаләтле органның тиешле карары юк.

Канун нигезендә эш бирүче хокук саклау органнарыннан әлеге хезмәткәрнең РФ ХКның 331 маддәсендә күрсәтелгән җинаять өчен җинаять эзәрлекләвенә тартылуы турында мәгълүмат алгач, аны эштән читләштерергә (эштән азат итәргә) тиеш иде. Эш бирүче педагогик хезмәткәрне җинаять эше алып барылган чор агымында аны туктатканчыга яки хөкем карары үз көченә кергәнчегә кадәр эштән читләштерә (эшкә рөхсәт бирми).

Ленар Яфизов аңлатып үткәнчә, гражданин җинаять эше буенча тикшерү эше алып барылган чорда эштән читләштерелмәгән. Шуңа бәйле прокуратура мәктәп директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарды.

Фото: www.4freephotos.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев