Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәк түтәле хөкемгә илтә

Аксубай полиция хезмәткәрләре "Мәк" оператив-профилактик операциясе үткәрәләр. Аның кысаларында составында наркотик матдә булган әйбер кулланган беркайда да эшләмәүче кеше административ җаваплылыкка тартылган. Полицейскийлар наркотик кулланган кешеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәләр, шулай ук киндер һәм мәк үстерелгән урыннарны да билгелиләр. Наркотик җитештерүдә кулланылучы башка үләннәрне ачыклыйлар. - Безнең җирлектә үсүче, бакча...

Аксубай полиция хезмәткәрләре "Мәк" оператив-профилактик операциясе үткәрәләр.



Аның кысаларында составында наркотик матдә булган әйбер кулланган беркайда да эшләмәүче кеше административ җаваплылыкка тартылган. Полицейскийлар наркотик кулланган кешеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәләр, шулай ук киндер һәм мәк үстерелгән урыннарны да билгелиләр. Наркотик җитештерүдә кулланылучы башка үләннәрне ачыклыйлар.


- Безнең җирлектә үсүче, бакча яки декоратив үсемлек саналучы мәк, составында диацетилморфин күләме аз булуга карамастан, наркотик исереклек барлыкка китерүче наркотик синтез ясаучы матдә булып санала, - дип билгеләп үтте полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов һәм бакча түтәлләрендә үсүче мәкнең административ җинаять эше кузгатуга сәбәп булып тора алуы турында кисәтте. Кыргый мәк, киндер яисә наркотик җитештерүдә кулланылган башка үсемлек өчен җир хуҗаларына 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр штраф яный. Әгәр дә мәк гражданнар тарафыннан махсус утыртылса, 1500 сумнан алып 4000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.


Әлбәттә, полицейскийлар канун нигезендә эш итәләр, әмма район гражданнарының бакчаларында йөрмәячәкләр. Тик закон һәркемгә дә кагыла, шуның өчен бакчада камыр ризыклары өчен мәк үстерүнең суд эскәмиясенә китермәвенә ышанырга ярамый. Җинаять эше ачу өчен территориядә әз күләмдә мәк табу да җитә. Ә күп күләмдә составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстергән өчен гражданнар сигез елга ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.


Шуның өчен мәкне кибеттән сатып алу кулайрак. Ә үзлектән үсеп утыручы мәк һәм составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр турында полициянең участок уполномоченныена, яисә 02, 2-79-74 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә.

Фото http://vestipmr.info/sites/default/files/field/image/image82746765_0.jpg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев