Мәгълүмат өчен – миллион
2011-2012 елларда Идел буе, Үзәк һәм Урал Федераль округларында өлкән яшьтәге ялгыз хатын-кызларны үтерүгә бәйле серияле җинаятьләр кылынды. Татарстан Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча җинаять эше кузгалткан иде, аның кысаларында Татарстан Республикасы, Марий-Эл Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Иваново, Нижегород һәм Свердлов өлкәләре территорияләрендә кылынган 33 үтерү эпизоды...
2011-2012 елларда Идел буе, Үзәк һәм Урал Федераль округларында өлкән яшьтәге ялгыз хатын-кызларны үтерүгә бәйле серияле җинаятьләр кылынды.
Татарстан Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча җинаять эше кузгалткан иде, аның кысаларында Татарстан Республикасы, Марий-Эл Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Иваново, Нижегород һәм Свердлов өлкәләре территорияләрендә кылынган 33 үтерү эпизоды тикшерелә. Әлеге серия буенча соңгы үтерү гамәле (җинаять кылучының генотибы туры килүгә нигезләнеп) 2012 елның 27 сентябрендә, Уфа шәһәрендә кылынган.
Үткәрелгән оператив-тикшерү чаралары җинаятьченең шәхесен бүгенге көнгә кадәр ачыклау мөмкинлеге бирмәде. Шикле җинаятьченең субъектив портреты төзелгән: 20-35 яшьләр чамасы, буе 170-175 см., ябык гәүдәле, татар яки башкорт кешесенә охшашлыгы бар.
Җинаятьчене кулга алуга ярдәм иткән мәгълүмат өчен бер миллион сум күләмендә акчалата бүләк гарантияләнә. 02, 8 (843) 221-74-21, 8-9200500924 телефоннары буенча шалтыратырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев