Куалар да, саталар да
Быелның беренче кварталында составында спирт булган продукцияне канунсыз сатуга бәйле 8 административ эш кузгатылган. Районда көмешкә куу кабаттан "чәчәк ата". Аксубайда гына да көмешкә сатуның 6 факты теркәлде, ә МЮД һәм Иске Мокшинода - берәр. Элеккеге вакытка кире кайтабызмы әллә? Сиксәненче елларда "коры канун" гамәлдә булган чорда ялкаулар гына көмешкә...
Быелның беренче кварталында составында спирт булган продукцияне канунсыз сатуга бәйле 8 административ эш кузгатылган.
Районда көмешкә куу кабаттан "чәчәк ата". Аксубайда гына да көмешкә сатуның 6 факты теркәлде, ә МЮД һәм Иске Мокшинода - берәр.
Элеккеге вакытка кире кайтабызмы әллә? Сиксәненче елларда "коры канун" гамәлдә булган чорда ялкаулар гына көмешкә кумагандыр бәлки. Кемдер - үз ихтыяҗлары, ә күпчелек халык сату өчен. Районда хәтта рейдлар оештырып, көмешкә куучыларны "хурлык тактасы"на да элеп куйдылар.
Бүген үз ихтыяҗың өчен көмешкә куу канун тарафыннан тыелмый, өстәвенә, көмешкә куа торган төрле аппаратлар ирекле сатыла.
Әмма өйдә җитештерелгән составында спирт булган продукция сату катгый тыела, көмешкә куучыларга карата административ җәза каралган.
- Көмешкә сату урыннарында контроль сатып алулар оештырганда, безнең хезмәткәрләр яки өченче затлар ярты литрлы шешәдәге көмешкәне 100 сумга сатып алдылар, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча өлкән вәкиле Алексей Ионов. - Кешеләрнең көмешкәнең нәрсәдән ясалуы, аның сәламәтлеккә зыян китерүе турында уйламыйча сатып алулары аңлашылмый. Аның исе дә җирәнгеч, ә кешеләр моны эчәләр.
Көмешкәнең тәэсире көчлерәк булсын өчен йоклаткыч яки башка препаратлар яки, элеккеге кебек, тавык тизәге кушмыйча, шикәр комы һәм чүпрәдән генә ясалуы факт түгел. Составында спирт булган продукция үрнәкләре Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.
Көмешкә сатудан тыш, Карасуда - стационар булмаган сәүдә объектында сыра, Федоровка поселогында өйдән билгеле булмаган маркадагы аракы сату фактлары буенча да административ эшләр кузгатылды.
Көмешкә куучыларга өйдә җитештерелгән продукция саткан өчен хокук тәртибен бозу турындагы Кодекска нигезләнеп, 3000 сум күләмендә штраф салу яный. Составында спирт булган продукция һәм алкогольне ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен урындагы затларга алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән (яки йолып алмыйча) - биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән (яки йолып алмыйча) илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салу каралган. Өеннән хәмер саткан кеше дә бер мең ярым сумнан ике мең сумга кадәр штраф түли.
Фото s00.yaplakal.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев