Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Коточкыч үтерү

4 октябрь көнне Яңа Ильдеряк авылында үтерү очрагы була. Йортларның берсендә үтерү билгеләре - муенында һәм корсагында киселгән яра эзләре белән 53 яшьлек ир-ат табылган. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев хәбәр иткәнчә, фаразлар буенча үтерергә сәбәпләре булган бер кеше кулга алынган. - Тикшерү эшләре алып барыла,...

4 октябрь көнне Яңа Ильдеряк авылында үтерү очрагы була. Йортларның берсендә үтерү билгеләре - муенында һәм корсагында киселгән яра эзләре белән 53 яшьлек ир-ат табылган.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев хәбәр иткәнчә, фаразлар буенча үтерергә сәбәпләре булган бер кеше кулга алынган.
- Тикшерү эшләре алып барыла, - дип белдерде Илнар Камалиев. - Башка массакүләм мәгълүмат чараларында бирелгән мәгълүматлар нигезсез. әлеге җинаять эшенең тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык мәгълүматлар да - сәбәпләр һәм хәлнең торышы хәбәр ителәчәк.
Җомга көнне Аксубай суды җинаятьчегә карата карар чыгарды: әлеге җинаять кылуда шикләнүче кулга алынган Артур Фликов 2017 елның 5 декабрендә кадәр ике айга сак астына алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев