Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Картадан акча салдыралар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан "Караклык" маддәсе буенча ике җинаять эше ачылган. Билгесез зат, Яңа Ибрай авылында яшәүче ханымны алдалап, аның дебет картасыннан 18 мең сум акчасын урлаган. Ханым бары тик интернеттагы сайтларның берсендә сату-алу турында белдерү элгән булган. "Сатып алучы" белән бәясен килешкәннән соң, аванс күчерү турында...

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан "Караклык" маддәсе буенча ике җинаять эше ачылган.

Билгесез зат, Яңа Ибрай авылында яшәүче ханымны алдалап, аның дебет картасыннан 18 мең сум акчасын урлаган.
Ханым бары тик интернеттагы сайтларның берсендә сату-алу турында белдерү элгән булган. "Сатып алучы" белән бәясен килешкәннән соң, аванс күчерү турында килешәләр. Ханымның тормыш иптәше, берни турында да шикләнмичә, банкомат аша "сатып алучы" кушканнарны үтәп, карта беркетелгән номерны алмаштыра һәм шулай итеп, ханым исеменә ачылган барлык банк карталарына һәм счетларга юл ача. Акчалардан шунда ук колак кагалар алар. Банк хезмәткәрләре операцияләрне күреп алмаган булса, счеттагы калган акчалар белән ни буласы билгесез. Алар алдакчыга "кайнар линия" телефоны номеры буенча шалтыратып, счетка шунда ук юлны ябалар.
Иске Тимошкино авылында яшәүче ханым билгесез зат аркасында 14550 сум акчасын югалта. Ханымга кемдер шалтыратып аңа кредит картасы алуга рөхсәт бирү хакында хәбәр итә. Ләкин аны алу өчен - алдан акча кертергә кирәк дигән шарт куя. Зыян күрүче телефонның икенче очындагы алдакчы кушканның барысын да үтәп, акчасыннан колак кага.
- Банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы 3 санлы кодны танышларга, гомумән, беркемгә дә әйтергә, шулай ук шалтыратулар буенча банк карталары, счетлар аша операцияләр башкарырга, Онлайн-банк аша таныш булмаган кешеләргә акча күчерергә ярамый, - дип кисәтә полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Мондый гамәлләр күңелсез нәтиҗәләргә китерә ала. Банк операцияләрен үткәргәндә шикләнәсез икән, банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз һәм истә тотыгыз: кулыгыздагы картаның паролен хәтта банк хезмәткәрләре дә белергә тиеш түгел. Парольне карта янында акча янчыгында түгел, ә башта йөртү күпкә хәерле. Әгәр сездән мобиль банкны үзегезнең номерыгыздан башка номерга күчерергә үтенәләр икән, бу да шулай ук шик тудырырга тиеш, моны, һичшиксез, эшләргә ярамый. Иминлекнең иң төп шартларыннан берсе - әгәр сез онлайн-банктан кулланасыз һәм сезнең банк картагыз телефон номерына беркетелгән икән - телефонда ышанычлы вируска каршы программа (антивирус) куелган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев