Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Канун кысаларында

Сатып алучы һәрвакыт хаклы, дигән әйтем күптән сыналган инде. Әмма хезмәт күрсәтү сыйфатына кагылышлы проблема бүгенге көндә дә актуаль. Редакциягә канәгатьсезлек белдергән кулланучылардан сораулар даими килеп тора. Атап әйткәндә, сатып алучыларның сыйфатсыз электр товарлары һәм инструментларны кире кабул итәргә һәм акчаны кайтарып бирергә теләмәүләренә кагылышлы. Мондый очракта нәрсә эшләргә соң,...

Сатып алучы һәрвакыт хаклы, дигән әйтем күптән сыналган инде.



Әмма хезмәт күрсәтү сыйфатына кагылышлы проблема бүгенге көндә дә актуаль. Редакциягә канәгатьсезлек белдергән кулланучылардан сораулар даими килеп тора. Атап әйткәндә, сатып алучыларның сыйфатсыз электр товарлары һәм инструментларны кире кабул итәргә һәм акчаны кайтарып бирергә теләмәүләренә кагылышлы. Мондый очракта нәрсә эшләргә соң, дип кызыксынабыз Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгеч-эксперты Госман Билаловтан.


-Әгәр дә кулланучы электр товарын сатып алганнан соң, аның эшендә җитешсезлеккә тап була икән, аның сатучыга дәгъва белдерү хокукы бар. Кулланучы таләпләренә кагылышлы хокукый кысаларда күрсәтелгән срокта үз теләгең белән аны башка маркага яки модельгә алмаштыру яки товарның җитешсезлеген бушлай бетерүгә яки, сату-алу килешүеннән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманы кайтарып алырга мөмкин. Кулланучы таләбе ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Әгәр болар канунда каралган ун көнлек срокта үтәлми икән, алга таба җаваплылык сатучыга йөкләнә, хәтта низаглы хәлне судта тикшерүгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев