Ирекле дружиначылар арасында – район газетасы хезмәткәрләре
Район газетасы редакциясе коллективы берничә ел дәвамында ДНДчылар составында торучы оешмаларның берсе. Яңа ел алдыннан өч хезмәткәргә халык дружиначысы таныклыгы тапшырылды, ә шушы көннәрдә без офицер патруле белән бергә рейдка чыктык. Җыелу урыны - ДНД урнашкан Аксубай бистәсендәге җәмәгать тәртибен саклау пункты. Отставкадагы офицер - районның баш дружиначысы Шамил Сәхабетдинов...
Район газетасы редакциясе коллективы берничә ел дәвамында ДНДчылар составында торучы оешмаларның берсе.
Яңа ел алдыннан өч хезмәткәргә халык дружиначысы таныклыгы тапшырылды, ә шушы көннәрдә без офицер патруле белән бергә рейдка чыктык.
Җыелу урыны - ДНД урнашкан Аксубай бистәсендәге җәмәгать тәртибен саклау пункты. Отставкадагы офицер - районның баш дружиначысы Шамил Сәхабетдинов безне журналда теркәде, халык дружиначысы аркачыгын һәм "ДНД" бәйләгечләрен тапшырды.
-Оешма һәм предприятиеләрнең ДНДга чыгуына бәйле проблема юк. Бигрәк тә хәзер шәхсән таныклыклар бирелгәч - алар сафында хокук тәртибен бозучылар, элек хөкем ителүчеләр, өйдә гауга чыгаручылар булырга тиеш түгел, - дип шәрехли районның баш дружиначысы. - Кайбер кешеләр ДНД сафларына алмаган өчен ачуланалар да хәтта, шулай булгач теләүчеләр шактый, куелган дәрәҗә - районда ирекле халык дружиначылары санын 100дән 150гә җиткерү бурычы үтәлер дип ышанам.
Терәк пункттан полициягә бүлегенә юнәләбез. Монда безне офицер патруле генә түгел, ә инде бүлек җитәкчелеге дә көтә иде.
-Ирекле халык дружиначылары - җәмәгать тәртибен саклау буенча офицер патруленең беренче ярдәмчеләре. Җитмәсә, патруль вакытында гына да түгел. Бистәдә яшәүче һәр кешенең гражданлык бурычы хисе, вакытында ясаган кисәтүе - хокук бозуларны профилактикалауның ышанычлы чарасы, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев.
Әлбәттә инде, рейдка кузгалыр алдыннан инструктаж үттек. Полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Черников безгә исереклек дәрәҗәсе турында лекция укыды (темалар буенча шундый лекцияләр һәр дружина белән үткәрелә).
-Яңа канун нигезендә полиция хезмәткәрләренең, офицер патруленең, халык дружиначыларының хәмер кулланган гражданнарны полиция бүлегенә алып килү хокукы юк, - дип ассызыклады Сергей Черников. -Тик бер искәрмә бар, кызмача исерек гражданин ачыкланганда, үзенең кыяфәте яки үз-үзен тотышы белән кешеләрне мәсхәрәләгәне, аларның тынычлыгын бозган өчен беркетмә төзи алабыз. Районда медицина айныткычы булмау сәбәпле һәм тәртип бозучы артык исерек булса, без аны медиклар кулына тапшырабыз.
Инструктаж алганнан һәм журналда кул куйганнан соң, район үзәге урамнарына патрульгә чыгабыз.
Урамда салкын һәм җилле һава торышы, шуңа күрә кеше аз. Үзәк мәйдан буйлап үтеп, Мазилин урамына борылабыз һәм техникумның тулай торагына юнәләбез.
-Бездә бар да тыныч, студентлар вакытында киләләр, бездә тәмәке тартмыйлар, хәмер кулланмыйлар, тавышланучылар да юк, - дип аңлата безгә вахтер.
Күпфатирлы өйләр подъездларын карап йөрергә булдык. Кайберләрендә яшьләр төркемнәре белән җыелып тора, офицер патруле аларның телефоннарының IMEIын язып алды. Дружиначылар үз-үзләрен тоту нормалары һәм җәмәгать тәртибен саклау, "комендант сәгате" турында искәртәләр. Монда яшәүчеләрнең фикерләре белән кызыксынабыз, алар, безнең подъездга чит кешеләр керми диләр. Йорт подъездлары ишекләрендәге кодлар туры килә, димәк теләсә кем керә алмый.
Өч сәгать дәвамында район үзәге урамнарын карап чыктык, кибетләргә кердек - кешеләр безгә гаҗәпләнеп карасалар да, урамнарда дружиначылар йөрүе яшьләр арасындагы тәртипкә тәэсир итер дип билгеләп үттеләр. Сүз уңаенда, офицер патрулен һәм аның белән янәшә яктылыкны кире кайтаргыч аркачыклар кигән кешеләрне күреп, юлда барган автомобильләр дә тизлекне киметтеләр. Шулай итеп бу көнне безнең ярдәмебез белән дә бистәдә тыныч булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев