Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Игътибар: эзләнә

Татарстан ЭЭМ әбиләрне үтерүчене эзләүне дәвам итә, моның өчен бер миллион сум бүләк игълан ителгән. 2011-2012 елларда ул ялгыз әбиләрне үтерү белән шөгыльләнә. Башта Казанда үтереп йөри, аннан Чабаксарга барып җитә, соңрак исә аны Идел буе һәм Урал округларыннан эзлиләр. Корбаннар аны фатирларына үзләре керткәннәр - ул үзен ТКХ яки...

Татарстан ЭЭМ әбиләрне үтерүчене эзләүне дәвам итә, моның өчен бер миллион сум бүләк игълан ителгән.

2011-2012 елларда ул ялгыз әбиләрне үтерү белән шөгыльләнә. Башта Казанда үтереп йөри, аннан Чабаксарга барып җитә, соңрак исә аны Идел буе һәм Урал округларыннан эзлиләр.

Корбаннар аны фатирларына үзләре керткәннәр - ул үзен ТКХ яки социаль хезмәт хезмәткәре итеп таныштырган. Ул бер үк сценарий буенча кансызлык эшләгән - йорт хуҗабикәсен буып, өйдә табылган барлык акчаны алып чыгып киткән. Буылган әбиләрнең берсе исән калган - җинаятьче аны үлгән дип белгән. Әмма аңына килгәч, әби үзенә ташланган кешенең билгеләрен әйтеп бирә алмаган, чөнки сукыр булган.

Әлеге сериядән (җинаятьченең генетик билгеләре туры килүгә бәйле) соңгы үтерү гамәле 2012 елның 17 сентябрендә Уфа шәһәрендә теркәлгән.

Оператив-тикшерү чаралары үткәрелүгә карамастан җинаятьченең шәхесен билгеләү хәзерге вакытка кадәр мөмкин булмады.

Җинаятьченең якынча билгеләре: 20-35 яшьләр тирәсе, буе 170-175 см., ябык, озын буйлы, татар яки башкорт милләтеннән булуы ихтимал.

Фотода сурәтләнгән ир-ат турындагы мәгълүматка ия булучыларның ашыгыч рәвештә 02 яки 8 (843) 221-74-21, 8 920-050-09-24 телефоннары буенча шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев