Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алкоголь саткан өчен иректән мәхрүм итү яный

26 августтан алкогольне канунсыз ваклап саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы канун үз көченә керде. Этил спиртының һәм составында спирт булган продукциянең легаль булмаган әйләнеше өчен нинди җәза көтә - бу хакта Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев белән әңгәмә корабыз. - Илнар Фәнис улы, составында спирт булган...

26 августтан алкогольне канунсыз ваклап саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы канун үз көченә керде.

Этил спиртының һәм составында спирт булган продукциянең легаль булмаган әйләнеше өчен нинди җәза көтә - бу хакта Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев белән әңгәмә корабыз.
- Илнар Фәнис улы, составында спирт булган һәм алкогольле азык продукциясе сатучылар әлегә кадәр үзләрен, әйтик, ирекле тотмасалар да, мондый хокук бозулар өчен салынган штрафлар күләме минималь иде.
- Теләсә нинди хокук бозган өчен дә җәза каралган. Шул көннәрдә бер генә түгел, ә алкогольгә кагылышлы өч федераль канун үз көченә керә - этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән "РФ Җинаятьләр кодексына РФ Җинаять-процессуаль кодекска үзгәрешләр кертү турында"гы 203 нче ФЗ. Шулай ук Этил спирты, составында спирт булган һәм алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату өлешендә дәүләт күзәтчелеген катгыйлатуга юнәлдерелгән 278 һәм 265 нче кануннар үз көченә керә, шулай ук дәүләт тарафыннан билгеләнгән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафлар күләме билгеле дәрәҗәдә арта.
- Җәзалар ни дәрәҗәдә катгыйланды?
Әгәр дә моңа кадәр сатучыларны берничә тапкыр административ беркетмә белән җәзага тарткан булсалар, хәзер исә составында спирт булган һәм алкогольле азык продукциясе сатучыны эләктерәләр икән - 80 мең сумга кадәр штраф яки хәтта ярты елга кадәр төзәтү колониясе көтә. Продукциягә ялган акциз маркалар ябыштырган кешеләргә дә якынча ун тапкырга күбрәк түләргә туры киләчәк, шуңа өстәп сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Әгәр тәмәкегә һәм алкогольгә ябыштырылган ялган акцизлар дәүләткә зур күләмдә зыян китерә икән, бер миллион сумга кадәр күләмдәге штрафка тарту яки 700 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штрафка тарту белән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Тиешле лицензиясез составында спирт булган продукция җитештергән һәм саткан өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Суррогат, көмешкә һәм ялган аракы продукциясе сатучылар шуны аңласыннар иде - канунның кире каралу көче юк, мондый гамәлләр өчен штраф суммалары ун тапкырга артты, шуңа өстәп иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев