Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алдакчы биш мең сум акчаны үзләштергән

Алдакчылар аксубайлының 5 мең сум акчасын алалар. Кырык сигез яшьлек ир-атның кәрәзле телефоны шалтырый. Телефон трубкасының икенче башында яшь кеше тавышы ишетелә: "әти, мин бер кызны таптаттым, аны хастаханәгә алып киттеләр, минем янымда ДПС инспекторы, барысын да җайга салырга була, телефонны аңа бирәм". Аптырашта калган ир телефоннан шалтыратып сөйләшүчене улы...

Алдакчылар аксубайлының 5 мең сум акчасын алалар.



Кырык сигез яшьлек ир-атның кәрәзле телефоны шалтырый. Телефон трубкасының икенче башында яшь кеше тавышы ишетелә: "әти, мин бер кызны таптаттым, аны хастаханәгә алып киттеләр, минем янымда ДПС инспекторы, барысын да җайга салырга була, телефонны аңа бирәм". Аптырашта калган ир телефоннан шалтыратып сөйләшүчене улы итеп кабул итә. Өстәвенә, бер секундтан трубканың икенче башында җитди кешенең тавышы ишетелә. "Барысын да 20000 сумга җайга сала алам, - дип вәгъдә бирә "инспектор". -Иң мөһиме, трубканы куймагыз, терминалга барып, күпме акчагыз бар шуны минем хисапка күчерегез, номерны мин сезгә әйтеп торам".


Әмма әти кеше шикләнеп, кызыннан улының номерын җыюны үтенә, тегесенең телефонында акчасы булмый. Ир терминал аша мошенникларга биш мең сум акча күчерә. Өйдә хатынының эштән кайтканын көтеп тора, улларына шалтыратып карыйлар, егетнең барысы да тәртиптә булып чыга. "Алдакчы инспектор" шалтыратканнан алып, улының телефон номерын җыйганчы ярты сәгать вакыт уза. Ир улының телефонына шалтырату турында башына да китерми.
-Кагыйдә буларак, көтмәгәндә шалтыратучылар, кешенең психикасына тәэсир ясыйлар, югалып калырга мәҗбүр итәләр, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Илназ Зәйдуллин. - Ничек кенә булмасын, "бәлага тарган" туганыгызга шалтыратыгыз, хәлне ачыклагыз. Һич кенә дә үз белдегегез белән ашыгыч карар кылмагыз. Туганыгызга шалтырата алмыйсыз икән, "02" санын җыегыз, хәлне аңлатыгыз. Шалтыратучыларга терминал аша акча күчермәгез, банк карталары номерларын һәм пин-кодны әйтмәгез. Мошенникларның эзенә төшеп, акчаны кире кайтару - җиңел эш түгел. Алдакчылар кармагына эләгергә тырышмагыз, барысын да аек акыл белән хәл итегез, иминлегегез турында кайгыртыгыз, уяу булыгыз.


Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен -акча алмаштырып бирәм, дигән кешеләргә ышанмагыз; әгәр сезгә туганыгыз исеменнән: "Мин авариягә очрадым! Акча кирәк!" - дип шалтыратсалар, бу сүзләргә ышанмагыз, очраклы кешеләргә бурычка акча бирмәгез, аларның вәгъдәләренә, кулдан язылган кәгазьләргә ышанмагыз; әгәр сез чит кешегә ишек ачкансыз икән, аның, бер стакан су алып килегез әле, зинһар, дигән сүзенә ышанмагыз, бу сезнең игътибарны читкә юнәлтү өчен бер сәбәп кенә; үзегезнең банк/кредит картасы номерын беркемгә дә әйтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев