Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

48 канун бозу

Ике көн дәвамында безнең хәбәрчебез катнашында Аксубай ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре Аксубайда "Тоннель" операциясен үткәрделәр. Бу район юлларындагы хәлне тотрыкландыру һәм аварияләрне кисәтү, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыру, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы канун бозуларны ачыклау максатларыннан үткәрелде. Өч көн эчендә 48 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, шуларның...

Ике көн дәвамында безнең хәбәрчебез катнашында Аксубай ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре Аксубайда "Тоннель" операциясен үткәрделәр.

Бу район юлларындагы хәлне тотрыкландыру һәм аварияләрне кисәтү, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыру, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы канун бозуларны ачыклау максатларыннан үткәрелде.
Өч көн эчендә 48 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, шуларның 16сы автомобильне иминлек каешын эләктермичә генә идарә иткән, 12 машина йөртүчесенең - иминият полисы булмаган, 4е - штраф түләмәгән, 9 машина йөртүче техник яктан төзексез машина белән идарә иткән.
Аннан тыш, операцияне үткәрү вакытында 4,5 литр Казахстан аракысы йолып алынган. Аны Самара шәһәрендә яшәүче Иске Ибрай авыл кешесе йөрткән. Моның өчен анарга 1,5 мең сумнан алып һәм артыграк күләмдәге штраф рәвешендә административ җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев