02 хезмәте
3-10 август дәверендә Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм хәбәр керде, шуларның алтысы җинаять кылу маддәсенә туры килә. 4 юл-транспорт һәлакәте була, аларда имгәнүчеләр юк. Июнь аенда Аксубай полиция хезмәткәрләре, урып-җыю кампаниясендә кырларда һәм ындыр табакларында товар-материаль кыйммәтләрнең сакланышын тәэмин итүче "Уңыш" оператив-профилактика операциясе үткәрүгә керештеләр....
3-10 август дәверендә Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм хәбәр керде, шуларның алтысы җинаять кылу маддәсенә туры килә.
4 юл-транспорт һәлакәте була, аларда имгәнүчеләр юк.
Июнь аенда Аксубай полиция хезмәткәрләре, урып-җыю кампаниясендә кырларда һәм ындыр табакларында товар-материаль кыйммәтләрнең сакланышын тәэмин итүче "Уңыш" оператив-профилактика операциясе үткәрүгә керештеләр.
Һәм берничә административ җинаять эше дә кузгаттылар инде. Шулай итеп, "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Карасу" бүлеге кырыннан 4 төргәк салам урлаганнар, гаепле затка карата җинаять эше кузгатылган.
Ике кеше "Актай" агрофирмасыннан бөртек урлаганнар, аларның икесе дә административ җаваплылыкка тартылган
"Мәк-2015" Бөтенроссия оператив-профилактика операциясенең II этабы кысаларында полицейскийлар наркоманнарны ачыклау максаты белән, рейдлар үткәрәләр.
Шундый рейдларның берсендә алар Аксубайдагы шәхси йорт янында ацетон исен сизеп алалар. Монда ике кеше, үзләренә куллану өчен, наркотик матдә ясап ятканнар. Җинаять урынында тотылган гражданнарга карата тикшерү эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре наркоманнарны ачыклау максаты белән рейдлар үткәреп кенә калмыйча, наркотиклар җитештерү өчен яраклы булган киндер, мәк һәм башка үсемлекләр үскән урыннарны да ачыклаячаклар. Исегезгә төшерәбез, түтәлләрдә һәм бакчада мәк үстерү административ яки җинаять эше кузгату өчен сәбәп була ала.
Кыргый мәк, киндер яки наркотик җитештерү өчен яраклы булган башка үсентеләрне үстергән өчен җир хуҗаларына 1500-2000 сум күләмендә штраф салу каралган. Ә инде мәкне кешеләр үзләре утырткан очракта штраф күләме 1500-4000 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев