Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

17 сеннән 24 нче августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 77 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләрне үз эченә ала. Дүрт җинаять эше кузгатылган. Алты юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 15 еннән 16 нчы августка каршы төндә Шәрбән авылындагы шәхси фермадан...

17 сеннән 24 нче августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 77 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләрне үз эченә ала.


Дүрт җинаять эше кузгатылган. Алты юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк.
15 еннән 16 нчы августка каршы төндә Шәрбән авылындагы шәхси фермадан ТСН-160 транспортерыннан редуктор белән электр двигателе урлана, зыян күләме 15000 сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
17 сеннән 18 августка каршы төндә билгесез затлар МЮД поселогы кешесенең йортыннан велосипед урлыйлар. Каракның кем булуы ачыкланган, тикшерү алып барыла.
19 август төнендә полиция бүлегенә Аксубайда яшәүче бер хатын-кызның үлеме турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына килгән оператив-тикшерү төркеме, хатын-кызның кыйнау нәтиҗәсендә җан-тәслим кылуын ачыклый. Моны медицина эксперты да раслый. Вафат булган хатынның улы кылган гамәлен таныган. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында аның әнисенә, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, кул күтәрүе ачыкланды.
20 сеннән 21 нче августка каршы төндә билгесез затлар Яңа Ильдеряк авылында урамда өй янында калдырылган «Лада-Гранта» автомашинасын куып китәләр. Оператив йогынты ясау нәтиҗәсендә шикле кеше билгеле була. Тикшерү алып барыла.
15 нче июльдән 18 нче августка кадәр вакыт аралыгында билгесез кешеләр Емелькино авыл җирлегенең элеккеге бинасы территориясеннән 17 данә тротуар плитәсе урлыйлар. Оператив-тикшерү чаралары алып барыла.
22 сеннән 23 нче августка каршы төндә билгесез кешеләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге бер йорттан кабеле белән эретеп-ябыштыру аппаратын урлыйлар. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла.
Шул ук төнне билгесез затлар, ишеген җимереп, Шәрбән мәктәбе бинасы эченә керәләр, дивар сәгатен ваталар, стендларны ертып ташлыйлар, үзләреннән соң тәртипсезлек калдыралар. Оператив-тикшерү чаралары барышында әлеге гамәлне кылган затларның шәхесе билгеле була.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган, яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев