02 хезмәте
1 ннән 15нче февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 137 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 9 ы җинаять маддәсенә туры килә, 11 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә зыян күрүче юк. 6сыннан 7 февральгә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Ким урамында билгесез зат ВАЗ-2112 автомашинасына зыян...
1 ннән 15нче февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 137 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 9 ы җинаять маддәсенә туры килә, 11 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә зыян күрүче юк.
6сыннан 7 февральгә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Ким урамында билгесез зат ВАЗ-2112 автомашинасына зыян салып, аннан автомагнитола һәм акустика колонкалары һәм автомашина документларын урлый. Аның шәхесе ачыкланган - җинаять исерек килеш хулиганлык ниятендә кылынган.
12 сеннән 13 февральгә каршы төндә шәхси эшмәкәрнең столяр цехыннан билгесез зат бензопычкы урлый. Каракның кем булуы кайнар эздән ачыклана, ул үзенең гаебен таный.
14 ннән 15 февральгә каршы төндә чит кешеләр "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Кәкре Күл" бүлеге машина-трактор паркы гаражындагы ике МТЗ-1221 тракторыннан генератор һәм бер стартер урлыйлар.
5 февраль көнне полиция хезмәткәрләре III Интернационал авылы кешесе хуҗалыгында тентү үткәргән вакытта тиешле тәртиптә теркәлмәгән шома көпшәле 4 ау коралы һәм патроннар табалар.
2015 елның июнендә Түбән Баланда авылы янындагы елгада табылган мәетнең шәхесе ачыкланган. Авыл кешеләре әлеге гамәлне кылуларын таныдылар. 2015 елның гыйнваренда аларга Димитровград шәһәреннән дуслары кунакка килә. Аның килүе табын артында, спиртлы эчемлекләр кулланып билгеләп үтелә. Бу күренеш гауга һәм кул күтәрү белән тәмамлана. Ә иртә белән кунакның якты дөнья белән хушлашканлыгы мәгълүм була. Җаваплылыктан куркып калган кампания мәеттән котылырга тели. Алар аны елга янына алып килеп, боз астына салалар.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев