02 хезмәте
7 ннән 14 июньгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 58 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 6 сы җинаятьләр маддәсенә туры килә, бер җинаять эше кузгатылган. Биш юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, берсендә зыян күрүче бар. 30 майда Карасу авылы кешесенең көтүдән аклы-каралы төстәге танасы кайтмый. 5 ннән 6...
7 ннән 14 июньгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 58 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 6 сы җинаятьләр маддәсенә туры килә, бер җинаять эше кузгатылган. Биш юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, берсендә зыян күрүче бар.
30 майда Карасу авылы кешесенең көтүдән аклы-каралы төстәге танасы кайтмый.
5 ннән 6 июньгә каршы төндә Октябрь урамындагы 31 йорт подъездыннан «Stels-navigator» маркалы велосипед урлана.
6 июньнән 12 сенә кадәрле вакыт аралыгында "Аксубай" агрофирмасының җәйге кардасыннан биш баш тана урлана. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла.
12 июньнән 13 нә каршы төндә билгесез затлар, Октябрь урамындагы 25 нче йорт янында калдырылган ВАЗ-2114 автомобиленнән ике тәгәрмәч, аккумулятор салдырып алалар.
Яңа Тимошкино авылы янәшәсендә урман массивында, су һәм нефть үткәргечләр салу белән шөгыльләнгән оешмага караган бульдозер һәм эксковатордан ике аккумулятор салдыралар һәм ягулыкларын агызып алалар.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев