Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

14 ннән 27 июньгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 130 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләр маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше кузгатылган, 4 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүче юк. 13 июньнән 14 нә каршы төндә Татнефтепромның Яңа Ибрайдан ерак түгел урнашкан...

14 ннән 27 июньгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 130 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләр маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше кузгатылган, 4 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүче юк.

13 июньнән 14 нә каршы төндә Татнефтепромның Яңа Ибрайдан ерак түгел урнашкан 20 нче кустыннан "Хундай" экскаваторыннан ягулык насосын урлыйлар һәм Т-170 бульдозерыннан 200 литр солярка агызып алалар. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.

15 июньдә 21.10 сәгатьтә Аксубай үзәк хастаханәсенә "Уң як бил өлешендә тирән булмаган пычак эзе" диагнозы белән Яңа Кармәт кешесе китерелә. Тикшерү алып барыла.

17 июнь көнне төнге сәгать бердә Иске Мокшино авылында бер өйгә кереп, суыткыч двигателен алып чыгалар. Әлеге гамәлне кылучылар үз гаепләрен таныганнар. Тикшерү эшләре дәвам итә.

18 июньдә 17 сәгать тирәсендә бүлекнең кизү частенә Иске Кармәт кешесеннән телефон аша верандасыннан бензочапкыч югалуы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына чыккан оператив тикшерү төркеме, хәбәр салучының исерек хәлдә һәм тикшерү вакытында бензочапкычның өйдә булуын ачыклый. Ирне алдашканы өчен административ җаваплылыкка тарталар.

"Баланда" бүлеге гаражындагы МТЗ-80 тракторыннан югары басымлы УТН-5 ягулык насосы югала, тикшерү эшләре алып барыла.

19 июньнән 20 сенә каршы төндә МЮД авылында хәмер кулланганнан соң, авылдашлар арасында ызгыш куба. Һәм ул берсенең пычак алып, шешәдәшенең кулына сызуы белән тәмамлана.

Районда велотранспорт урлау очраклары даими кабатланып тора. 22 июньнән 23 енә каршы төндә Мазилин урамындагы 4 нче йорт подъездыннан кара төстәге "Стелс-навигатор" велосипеды урлана.

Районның полиция хезмәткәрләре искәртә: велосипедларны, башка мөлкәтләрне подъезда калдыру, димәк аларны караклар кулына бирү дигән сүз. Моңа юл куймас өчен барлык кыйммәтле әйберләрне дә махсус биналарда, йозак астында сакларга.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары аша Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Фото: www.rod-pravo.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев