Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә 21 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында вакыйгалар турында 110 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 11 җинаять эше кузгатылган. Сигез юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. Исерек хәлдә машина руле артына утырган 7 йөртүче тоткарланган. Черемушки авылында билгесез затлар шәхси хуҗалыкларның берсендә гараж йозагын...

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә 21 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында вакыйгалар турында 110 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 11 җинаять эше кузгатылган. Сигез юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. Исерек хәлдә машина руле артына утырган 7 йөртүче тоткарланган.

Черемушки авылында билгесез затлар шәхси хуҗалыкларның берсендә гараж йозагын ватып, "Audi" автомобиленнән 4 кышкы тәгәрмәч урлыйлар, шулай ук кибет басарга да маташып карыйлар.

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән Түбән Савруш кешесен тоткарлыйлар. Тикшерү барышында машина йөртүчесенең моңа кадәр дә шундый ук кагыйдә бозган өчен таныклыктан мәхрүм ителүе һәм шуңа бәйле чыгарылган суд карарының срогы чыкмаганлыгы ачыклана. Әмма ул ир-атка руль артына утырырга комачауламый.

Район үзәк хастаханәсендә табибкә керергә чиратта торган бер ханымның сумкасыннан 11300 сум салынган акча букчасын урлыйлар.

Яңаибрайлының КамАЗ машинасыннан ике аккумуляторлы батарея салдыралар.

90 яшьлек карчыкны кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ул ярдәм сорап медикларга мөрәҗәгать итә, алар әбинең уң як чигәсендә йомшак тукымага зыян килгән дип аңлаталар. Әбине улы кыйнаганлыгы ачыкланган, аңа кылган гамәле өчен суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Аксубайның казылык ясау цехыннан төнлә суыту җиһазы торбасын урлыйлар.Аксубайда яшәүче ханымның өй верандасыннан билгесез кунаклар бензопычкы, дрель һәм эретеп ябыштыру эшләре өчен кулланылган кабель урлыйлар.

Ике атна дәвамында Пионер поселогы кешесенең КамАЗыннан ике тапкыр икешәр аккумулятор юкка чыга.

Сәламәтлеккә авыр зыян салу факты буенча җинаять эше кузгатылган - аксубайлы бер ир-атның аркасына пычак белән кадый.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев