Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Йозакка гына ышаныч юк

Яз якынлашкан саен каракларның авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларының запас частьларына кул сузулары ешая. «ВАМИН-Аксу» ООО агрофирмасыннан берьюлы дүрт запас часть урлана. Гыйнварда исә «Баланда» бүлегенең Яңа Дума авылында урнашкан фураж склады ишегендә йозакны кисеп, ике электр двигателен алып чыгалар. Ике көннән соң аннан ТСН редукторы югала. Февраль төннәренең берсендә...

Яз якынлашкан саен каракларның авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларының запас частьларына кул сузулары ешая.


«ВАМИН-Аксу» ООО агрофирмасыннан берьюлы дүрт запас часть урлана. Гыйнварда исә «Баланда» бүлегенең Яңа Дума авылында урнашкан фураж склады ишегендә йозакны кисеп, ике электр двигателен алып чыгалар. Ике көннән соң аннан ТСН редукторы югала. Февраль төннәренең берсендә билгесез затлар башта. «ВАМИН-Аксу» ООО «Тимошкино» бүлегенең Кызыл Тау авылы читендә урнашкан машина-трактор паркы территориясендәге автогаражга үтеп кереп, егерме биш мең сумлык, ә инде тагын ике көннән Ленин исемендәге бүлекнең машина-трактор паркыннан бәясе ун мең сумнан артык тәшкил иткән материаль кыйммәтләр урлана.
-Амбар йозагына бикләнгән мөлкәт урланган дияргә була,-дип билгеләп үтә тикшерү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Билалов.-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүлекләрендә мөлкәтне нәкъ менә шундый йозакларга ышанып саклыйлар дигән фикер туа. Әйтик, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында теркәлгән дүрт урлау очрагында сиксән биш мең сумлык материаль кыйммәтләр сакланган объектларда тиешле сакның булмавы, территорияләрнең яктыртылмавы ачыклана, ә инде видеокүзәтү чаралары турында сөйләп торасы да юк. Ә бит вакыйгалар сводкасында әлеге дә баягы гел бер агрофирмалар урын ала. Килгән зыян суммасына күпме видеокамера сатып алып урнаштырырга була. Саран ике түли, дигән әйтем дөреслеккә туры килә дә инде.
Йолдыз Билалов аяк асты пычрак чорда, статистикадан күренгәнчә, автомашиналардан запас частьлар урлау һәм автомототранспортларны куып китү очраклары артуы турында да кисәтә. Күпләр автомобильләрен юл читләрендә, урамнарда калдыралар, әлеге чорда пунктларда автостоянкалар булдыру һәм аларны чиратлашып саклауны оештыру яки автомашиналарны сакланган объектларда калдыру киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев