Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Якыннарыгызга ешрак шалтыратыгыз!

Телефон аша алдаулар колач җәя бара. Күптән түгел район газетасында эшләүче берничә журналистның телефонына бер үк абоненттан берьюлы аларның номерына 100 сумнан алып 200 сумга кадәр акча күчүе, ә икенче көнне акчаның дөрес салынмавы һәм аны кире күчерү үтенече турындагы хәбәр килеп ирешә. Табигый ки, безнең беребез дә моңа ышанмадык,...

Телефон аша алдаулар колач җәя бара.


Күптән түгел район газетасында эшләүче берничә журналистның телефонына бер үк абоненттан берьюлы аларның номерына 100 сумнан алып 200 сумга кадәр акча күчүе, ә икенче көнне акчаның дөрес салынмавы һәм аны кире күчерү үтенече турындагы хәбәр килеп ирешә. Табигый ки, безнең беребез дә моңа ышанмадык, ул гына да түгел, без әлеге номерны полициягә юлладык. Хәер, телефон балансын тикшереп тормыйча, акча күчерүчеләр дә аз түгел. Якын кешесенең бәлага таруы турында смс-хәбәр алганнан соң паникага бирелүчеләр дә бар. Бер хезмәттәшебезнең телефонына: «Проблемалар килеп чыкты, чит кеше телефоныннан гына язам, миңа 200 сум акча сала алмассыңмы» дигән эчтәлектәге смс-хәбәр килеп ирешә. Темасы да туры килеп тора бит. Абыйсы ерак рейска киткән була, телефонына шалтыратып булмый. Өстәвенә смс-хәбәр җибәрүченең исеме белән абыйсының исеме дә берүк булып чыга, кирәк бит ә, шулкадәр охшашлык. СМС ны укып чыгуга эмоцияләр башлана, ярый әле банкомат янәшәдә генә-якын кешесен коткарырга дип ул шунда йөгерә. Абыйсына унбиш минут чамасы чылтыратып карый, әмма ул телефонын алмый. Кулы тагын телефонга үрелә, бу юлы ул аның хатынына чылтырата. Саклык белән генә аның турында сораштыра һәм барысы да ачыклана, мондый хәл бөтенләй булмаган икән. Ә бит аздан гына акчаңнан коры калырга да була иде. Күз алдына китерегез әле, шалтыратып, хәлгә ачыклык кертмәгән килеш якыннарын коткарырга йөгерүчеләр күпме. Ә алдакчыларга шул гына кирәк тә инде.
-Кагыйдә буларак, шалтыратучылар нигездә иректән мәхрүм итү урыннарында утыручы хөкем ителүчеләр, ә аларның тышкы дөнья белән элемтәгә керәселәре килә. Аларның һәркайсы кешедә кызгандыру хисләре уяту өчен үз вакыйгасын уйлап таба. Татарстан эчке министрлыгында эшләнгән статистикадан күренгәнчә, Татарстанны барыннан да бигрәк Самара һәм Новосибирск өлкәләрендәге төрмәләрдә утыручылар яулап алган,-дип сөйли Илгиз Алмакаев. Ул гражданнарның уяурак булуларын, алдакчылар кармагына эләкмәскә тырышуларын үтенә, якыннар белән даими элемтәдә торырга, өлкән яшьтәге кешеләргә, ата-аналарга, күршеләргә телефон алдакчылары турында сөйләргә киңәш итә. Ә бит мошенниклар кулына йөзләгән сум гына түгел, уннарча мең сум акча тоттырган кешеләрнең полициягә гариза белән килү очраклары аз булмады, әби-бабайлар акчаны, бәлага тарган дип саналган балалары-оныклары өчен өченче затлар кулына тоттырып җибәрәләр.
Мисалга, күптән түгел Казанның Мәскәү районында шундый ике очрак була. Ике очракта да әбиләргә өй телефоныннан шалтыраталар. Очракларның берсендә, улының һәм оныгының машина белән кеше таптатып үтерүләре, аларны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен 300 мең сум акча түләргә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Әмма әбидә бу кадәр акча булмый һәм ул кулында булган 30 мең сум акчасын чылбыр белән тарттырылган ишек аша чит ир-атка суза. Аннан соң гына якыннарына шалтырата. Икенче әби «юл-транспорт фаҗигасына дучар булган» оныгына ярдәм итәргә тели. Ул банкка мошенник белән бергә таксида утырып барып, утыз мең сум акчасын салдырып, аның кулына тоттыра һәм такси башка тарафка киткәч кенә хәлне аңлап ала. Алданрак якын кешесенә телефоннан шалтыраткан булса, мондый хәлгә тармаган да булыр иде.
Моңа охшаш хәлләр сезнең белән килеп чыкмасын өчен, якыннарыгызга ешрак шалтыратсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев