Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Йә таба, йә урындык...

2 март көнне Аксубай ОВД га шәхси эшмәкәр Казаков предприятиесе территориясеннән каравылчы мөрәҗәгать итә. Ул төнге сәгать өчләр тирәсендә чит кешенең үзен кыйнап, бина ачкычын тартып алып, машинага утырып китүе турында хәбәр итә. Зыян күрүче машина маркасын һәм билгесен истә калдырмый. Әлеге факт буенча «хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган,...

2 март көнне Аксубай ОВД га шәхси эшмәкәр Казаков предприятиесе территориясеннән каравылчы мөрәҗәгать итә. Ул төнге сәгать өчләр тирәсендә чит кешенең үзен кыйнап, бина ачкычын тартып алып, машинага утырып китүе турында хәбәр итә. Зыян күрүче машина маркасын һәм билгесен истә калдырмый. Әлеге факт буенча «хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ташланган кешенең шәхесен ачыклау чаралары алып барыла.


4 мартта полициянең кизү частена 102 нче янгын часте диспетчерыннан Аксубай-Федоровка автомобиль юлының 19 километрында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килеп ирешә. Аксубай ОВД хезмәткәрләре үткәргән чаралар барышында әлеге юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган автомобиль дә, аның шоферы да ачыклана. Әлеге эш материаллары хәзерге вакытта процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү комитетына җибәрелгән.
11 мартта полициягә Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты директоры-мәдәният учагыннан өч светомузыка урлануы турында хәбәр итә. Оператив-тикшерү чаралары барышында әлеге гамәлне балигъ булмаган караклар кылган булуы ачыклана. Аларның балигъ булмаган яшьтә булулары сәбәпле, кылынган гамәл өчен әти-әниләре җавап тотачак, ә үзләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция тарафыннан исәпкә алыначак. Кем әйтмешли, алар үзләренең дә, әти-әниләре йөзенә дә тап төшергәннәр.
Үткән атнада торакка законсыз үтеп керүнең ике очрагы теркәлгән. Түбән Татар Майнасында билгесез затлар форточка аша шул авылда яшәүче бер өй эченә керәләр, әмма өйдән бернәрсә дә югалмый. Ә икенче көнне ОВД га Аксубай кешесе мөрәҗәгать итә. Эштән өенә кайтып кергәч, ул ишегенең ватык булуына тап була. Билгесез кунак тамак ялгап ала, бер пар яңа оек табып кия, ә искеләрен салып калдыра. Әлеге ике факт буенча да тикшерү чаралары алып барыла, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Якын туганнар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык та аларны хастаханә койкасына ятарга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. 14 мартта район хастаханәсенә «ябык баш сөяге имгәнүе» диагнозы белән Аксубай кешесе китерелә. Оператив-тикшерү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре, аның урындык белән коралланган туганы белән ызгышканда имгәнү алуын ачыклыйлар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
15 мартта Аксубай ОВД га Чистай район үзәк хастаханәсеннән югарыда телгә алынган диагноз белән Аксубай кешесенең хастаханәгә китерелүе турындагы хәбәр алына. Ир-атка туганы таба белән эләктерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Кесәң тулы акча булганда, кәеф-сафа коруларның яхшыга илтмәвен һәркем белә. 15 март көнне ОВД га мөрәҗәгать иткән Аксубай кешесе кич белән «Сувар» кафесында күңел ачып утырганда, билгесез затлар белән башта ызгыш, аннан соң тукмалуның ни сәбәпле килеп чыгуын хәтерләми, ә менә иртә белән кесәсеннән 12 мең сум акча югалуын белеп ала. Әлеге факт буенча тикшерү чаралары алып барыла, җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06, 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай ОВД