Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тикшерүчеләр–һөнәр осталары

Аксубай районы буенча Россия МВД ның тикшерү бүлеге хезмәткәрләре шимбә көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бүген тикшерү бүлегендә Йолдыз Билалов җитәкчелегендә дүрт хезмәткәр эшли. ОВДның әлеге бүлек коллективы чагыштырмача яшь булса да, бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, аларның һәркайсының эш стиле дә, алымы да билгеләнгән, димәк аларның профессиональлегенә шикләнер урын...

Аксубай районы буенча Россия МВД ның тикшерү бүлеге хезмәткәрләре шимбә көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Бүген тикшерү бүлегендә Йолдыз Билалов җитәкчелегендә дүрт хезмәткәр эшли. ОВДның әлеге бүлек коллективы чагыштырмача яшь булса да, бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, аларның һәркайсының эш стиле дә, алымы да билгеләнгән, димәк аларның профессиональлегенә шикләнер урын юк. Чөнки әлеге һөнәр хаталарны кичерми: гадел хөкем касәсенә кеше язмышы салына.
Йолдыз Билалов тикшерү бүлеген ике ел җитәкли, моңа кадәр ун ел өлкән тикшерүче булып эшләгән.
-Өлкән тикшерүче Эльза Алмакаева унөч ел эшләү дәверендә коллегалары тарафыннан ихтирам казанып кына калмыйча, иң яхшы хезмәткәр буларак та танылды,-дип сөйли Йолдыз Билалов. -Эшчәнлеген участок уполномоченные булып башлаган, тәҗрибәле тикшерүче Евгений Рахманкуловның хезмәт стажы өч ел. Дознания бүлегеннән бирегә килгән яшь тикшерүче Руфия Әхмәтшинага һәм узган ел полиция бусагасын атлап кергән Ленар Нургаязовка тәҗрибә туплар өчен үрнәк алыр кешеләр бар.
Өстәвенә тикшерү бүлеге ветераны Владимир Абаськин тикшерүчеләр кабинетында еш кунак була. Бәйрәм алдыннан да ул коллегаларын котларга онытмаган.
-Үзебезнекеләр янында булу куаныч кына, чөнки Йолдыз Билалов һәм Эльза Алмакаева минем кул астында эшли башладылар, -ди Владимир Абаськин.-Тикшерүче үз эшенең остасы гына түгел, беренче чиратта кеше булырга тиеш, дип әйтә килдем мин аларга, чөнки алар үзләренә йөкләнгән һәр эшне йөрәкләре аша үткәрәләр. Өч дистә елга якын эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган, шуның ун елдан артыгын тикшерү бүлегенә багышлаган кеше генә моны яхшы аңлый.
Йөзләрчә җинаять эше аның кулы аша уза, аерым эпизодларны ул бүген дә хәтерендә саклый әле.
-Бервакыт рецедивист-каракның эшен тикшерәм. Ул зонадан качып китеп Савруш якларында кибетләр басып йөри. Кулга алдык, сорау алырга алып килдек. Сорау алу акрынлап ышанычлы әңгәмәгә әверелеп, төн уртасына кадәр дәвам итте,-дип искә ала Владимир Абаськин.-Ул барысын да сөйләп бирде. Күпмедер вакыттан соң зонадан рәхмәт әйтеп хат язды.
-Ә сез полиция хезмәткәрләрен начар яктан, ә бандитларны өстен итеп күрсәткән милиция хезмәтен чагылдырган сериаллар карыйсызмы?-дигән сорауны бирми түзә алмадым. Әлеге сорауга яшьләр дә, стажлы тикшерүчеләр дә бертавыштан тискәре фикер белдерделәр.
-Барысына да ышанырга ярамый, тормыш үзе дә сериал кебек-чынбарлыктан ерак, анда барысын да акча хәл итә, ә безнең эштә-бары тик закон,-дип кушылды безнең әңгәмәгә Йолдыз Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев