Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кунакка килеп, биш мең сум чәлдерә

Июнь аенда Аксубай эчке эшләр бүлеге мәгълүматларында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 340 гариза теркәлгән. Шул санның 24е җинаятьләр турында, ә менә урлаулар саны аеруча зур урын алып тора. Очраган һәрнәрсәне генә түгел, караучысыз калдырылган әйберләрне, туганнарының, дусларының, ир һәм хатыннарының мөлкәтен дә урлыйлар, хәтта. Мәсәлән, Аксубайда яшәүче берәүләрнең улы әтисенең...

Июнь аенда Аксубай эчке эшләр бүлеге мәгълүматларында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 340 гариза теркәлгән.


Шул санның 24е җинаятьләр турында, ә менә урлаулар саны аеруча зур урын алып тора. Очраган һәрнәрсәне генә түгел, караучысыз калдырылган әйберләрне, туганнарының, дусларының, ир һәм хатыннарының мөлкәтен дә урлыйлар, хәтта. Мәсәлән, Аксубайда яшәүче берәүләрнең улы әтисенең кесәсеннән паспортын, саклык банкы кенәгәсен, пенсия таныклыгын һәм 4,5 мең сум акчасын урлаган. Яңа Ильдерякта исә, кунакка кергән бер ханым хуҗаны биш мең сум акчадан мәхрүм итә. Аксубайда берәүләрнең ишегалдыннан 1,5 айлык каз бәбкәләре югала, Иске Ибрайда яшәүченең дәүләт номерлары булмаган, кызыл төстәге ИЖ Юпитер-5 мотоциклы юкка чыга.
Тик шулай да урлауларның күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы формированиеләренә һәм оешмаларга туры килә. Иске Кыязлыда урта мәктәпкә караган трактор арбасыннан тәгәрмәчен салдырып алганнар. "Благоустройство" ОООның чүплек территориясеннән билгесез кешеләр тимердән ясалган 14 багана, Иске Ибрайда- "Нью-Холланд" комбайнының ике фарасын урлаганнар. Иске Кыязлы авылы янындагы нефть чыгару территориясендә эшләми торган качалканың электр двигателе югала. "Актай"ООО территориясеннән билгесез кешеләр алты данә почмаклыкны чәлдергәннәр. Аксубай лесничествосының 11 кварталында 12 төп усак һәм каенны кисеп алып киткәннәр.
Әгәр Сезгә атап үткән җинаятьләр яки булачак хокук бозулар турында берәр нәрсә мәгълүм булса, түбәндәге телефоннарга чылтыратуыгыз сорала: 02; 2-72-06; 2-79-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев