Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Картадан акча салдырганнар

Районда алдау очраклары ешая бара. Полиция бүлегенә Аксубайда яшәүче бер ханымнан хәбәр килеп ирешә. Билгесез кеше килененең өй телефонына шалтыратып, аның улы кемнедер кыйнаган һәм мәсьәләне чишү өчен зур күләмдә акча кирәклеген хәбәр итә. Бәхеткә хатын үзен дөрес тота һәм тозакка эләкми. Ә шул көннәрдә алдакчы үзе полиция тикшерүчесенең кабинетына...

Районда алдау очраклары ешая бара.


Полиция бүлегенә Аксубайда яшәүче бер ханымнан хәбәр килеп ирешә. Билгесез кеше килененең өй телефонына шалтыратып, аның улы кемнедер кыйнаган һәм мәсьәләне чишү өчен зур күләмдә акча кирәклеген хәбәр итә.
Бәхеткә хатын үзен дөрес тота һәм тозакка эләкми. Ә шул көннәрдә алдакчы үзе полиция тикшерүчесенең кабинетына шалтыратып, телефон мошенниклары үзләренең корбаннарын махсус эзләмиләр, ә башына нинди телефон номеры килә, шуңа шалтыраталар, дип әйтә. Шуңа күрә алдакчылардан акыллырак булыгыз. Уяулыкны югалтмыйча, бәлага тарыган дип әйтелгән якын кешеләрегезгә шалтыратып белешегез. Беркайчан да, беркемгә дә үз акчагызны бирмәгез һәм банк карталары счетына акча күчермәгез. Әгәр сезгә шалтыраткан кеше алдакчы дип уйлыйсыз икән- шунда ук полициягә шалтыратыгыз. Тизрәк шалтыратсагыз, җинаятьчене тоту мөмкинлеге дә күбрәк.
Банк карталары белән эш иткәндә дә уяу булыгыз. Картагызның номерын яки пин-кодын беркемгә дә белдермәгез.
Банкта яки онлайн-банкта операцияләр башкарганда да сак булыгыз.
Зур шәһәрләрдә генә банк карточкалары белән төрле кырын эш кылына дигән сүзгә һич ышанмагыз. Күптән түгел генә район үзәгендә яшәүче бер ханым полициягә банк карточкасыннан 36 мең сум акчасын салдырып алулары турында хәбәр итте. Өстәвенә, хуҗабикә мошенникларны үзе "җәлеп" иткән икән. Ул "Онлайн-банк" хезмәтеннән файдаланырга уйлаган, әмма карточкага беркетелгән телефон номерын алмаштыруы турында оныткан булган. Бөтен парольләр СМС-хәбәр белән башка кешегә киткән. Ә ул чит кеше хисабына баеп калу мөмкинлегеннән бик оста файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев