Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Карак телефонга кызыга

Мартның икенче яртысында безнең районның криминал вакыйгалар хроникасында кәрәзле телефоннар урлау алдынгылыкны алып тора. Еш кына алар кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга: җәмәгать урынында караучысыз калдырылган телефон чит кешеләр кулына бик тиз эләгә... 17 март көнне көндез чит кешеләр Аксубай кешесенең фатир тәрәзәсен ватып керәләр һәм «SAMSUNG» маркалы телефон урлап...

Мартның икенче яртысында безнең районның криминал вакыйгалар хроникасында кәрәзле телефоннар урлау алдынгылыкны алып тора.


Еш кына алар кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга: җәмәгать урынында караучысыз калдырылган телефон чит кешеләр кулына бик тиз эләгә... 17 март көнне көндез чит кешеләр Аксубай кешесенең фатир тәрәзәсен ватып керәләр һәм «SAMSUNG» маркалы телефон урлап чыгалар. 17сеннән 18 мартка каршы төндә дә шуңа охшаш җинаять кылына, билгесез кешеләр Аксубайда шәхси йорт верандасы тәрәзәсен ватып кереп, кәрәзле ике телефон урлап чыгалар. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла.
28 март көнне Горький урамында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетендә эшләүченең дә телефоны югала. «NOKIA-2323» телефоны тәрәзә төбендә онытылып калган була, ул аның турында ике сәгатьтән соң гына исенә төшерә, әмма телефоннан җилләр искән була инде, ул шунда ук полициягә хәбәр итә, тикшерү эшләре алып барыла.
Аксубайдан ВАЗ-2106 автомобиле хуҗасы полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә - аның 9 ыннан 19 мартка кадәрге чордаНабережная урамында басып торган автомобиленнән автомагнитола, музыка колонкалары, сәгать, көзгеләр урлана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Аксубай кешесенә карата РФ ҖКның 119 маддәсе «Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян салу» буенча җинаять эше кузгатылган. 15 мартта 22.00 сәгатьләр тирәсендә ир белән хатын арасында ызгыш чыга, ярсыган ир үтерү белән янап хатынын буа башлый.
Район үзәгенең Комсомол урамында урнашкан шәхси йортта кәеф-сафа кору өй хуҗасы өчен күңелсез күренеш белән тәмамлана. 24 март көнне кунак, ә "тантана" нәкъ менә аның хөрмәтенә корылган була, хуҗаны кыйнап, аның яңак сөяген, борынын сындыра һәм шул рәвешле үзенә дә зарар сала - аңа карата җинаять эше кузгатылган.
26 март көнне билгесез кешеләр Октябрьнең 70 еллыгы урамында урнашкан шәхси йортның котельный форточкасын салдырып, фатир эченә керәләр. Фатирдан берни дә югалмый, әмма торакка законсыз керү факты буенча тикшерү эшләре алып барыла. Ә 27 мартка каршы төндә билгесез зат Котловка авылында яшәүче хатын-кыз йортына кереп, абзардан бәрән урлап чыга. Әлеге факт буенча да шулай ук җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
17 сеннән 31 мартка кадәрге чорда Яңа Тимошкино авылындагы шәхси йортларның берсендә суыткычтан ит һәм 800 сум акча югала. Урлау факты буенча шәхесе ачыкланган затка карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02, 2-72-06, 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал вакыйгалар хроникасы