Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гаепле табылыр

Янгын чыгулар ешаю янгын частеның шәхси составын гына уяу булырга өндәми. Чөнки кайбер очракта янгынга каршы иминлек нормаларын үтәмәү генә янгын чыгуга сәбәп булмый. Мисалга, 3 гыйнварда Иске Татар Адәмсуында бер өйдә янгын чыгып, янгында хатын-кыз һәлак булды. 13 февральдә район үзәгендә «Наил» кибетендә янгын чыга. Янгын частеның оператив мәгълүматларына...

Янгын чыгулар ешаю янгын частеның шәхси составын гына уяу булырга өндәми.


Чөнки кайбер очракта янгынга каршы иминлек нормаларын үтәмәү генә янгын чыгуга сәбәп булмый. Мисалга, 3 гыйнварда Иске Татар Адәмсуында бер өйдә янгын чыгып, янгында хатын-кыз һәлак булды. 13 февральдә район үзәгендә «Наил» кибетендә янгын чыга. Янгын частеның оператив мәгълүматларына караганда беренче янгынның сәбәбе газ плитәсеннән дөрес файдаланмау, ә икенчесенең-электр үткәргеченең зур көчәнешне күтәрә алмавы булса, полиция хезмәткәрләренең моңа бәйле версияләре башка. Беренче янгыннан соң бер ай үткәч-6 февраль көнне элек берничә тапкыр хөкем ителгән Иске Татар Адәмсуы кешесе кулга алына, тикшерүләрдән ачыкланганча, 3 гыйнвар көнне ул ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз өенә керә. Аның күз алдында акчасын урлап, мыскыллаганнан соң, дәлилләр калдырмас өчен, йорт ишеген терәтеп куеп, ут төртә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла. 14 февральдә ОВД да «Наил» кибете хуҗасыннан, алдагы көнне янгын чыгуы турында гариза алына. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерү чаралары барышында, әлеге кибеткә ут төртү факты ачыкланган. Дәлилләрне ут белән «капларга» теләгәннәр. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
7 февральдә ОВД да Иске Татар Адәмсуы кешесеннән 5 февраль көнне Карасу авылында (ул шул көнне әлеге авылга барган була) урамда җигелгән аты югалуы турындагы гариза алына. Атны эзләүгә бәйле үткәрелгән оператив чаралар уңай нәтиҗә бирмәде, тикшерү чаралары дәвам итә.
8 февральдә полициягә районда яшәүче хатын-кыз үзен көчләүләре турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Оператив чаралар барышында көчләүче-элек берничә тапкыр хөкем ителгән, күптән түгел иректән мәхрүм итү урыныннан кайткан ир-атның шәхесе ачыклана һәм ул кулга алына.
10 февральдә ОВД ның кизү частена 7 февральдән 8 февральгә каршы төндә «Аксубайсервис» предприятиесе гаражыннан тимер торбалар һәм К-700 тракторына запас частьлар урлануы турындагы хәбәр килеп ирешә. Әлеге факт буенча элек моңа охшаш җинаять кылган өчен хөкем ителгән ике шикле кеше ачыкланган, шуларның берсе балигъ булмаган яшүсмер. Урланган мөлкәт тартып алынган. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
21 февральдә полициягә Емелькино авылы кешесе гариза белән мөрәҗәгать итә. Исерек ки-леш юл уңаенда очраган машинага утырып өенә кайтканда, йомыш белән бераз гына машинадан төшеп торган вакытта ул, курткасын юлдашына биреп тора һәм шуннан соң курт-ка кесәсендә булган алты мең сум акчасының һәм кесә телефонының юкка чыгуын белеп ала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү чаралары алып барыла.
23 февральдә полициягә Аксубай кешесеннән ул яшәгән бүлмәдән ноутбук юкка чыгуы турындагы гариза керә. Әлеге факт буенча да шулай ук җинаять эше кузгатылган, шикле кешеләр бар, тикшерү чаралары алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал хроника