Балага скутер сатып алмасагыз – сез аның гомерен саклап калырсыз
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәсе.
Юллардагы аварияләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау һәм ике тәгәрмәчле куркыныч транспорт турында – безнең районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов белән интервьюда.
– Нияз Мансур улы, юлларда авариягә бәйле вәзгыять ничек тора? Җәйге чорда аварияләр килеп чыгуда нәрсәләр сәбәп була?
– Кызганычка каршы, авариягә бәйле вәзгыять безнең республикада да, районда да катлаулы. Татарстан Республикасы буенча ел башыннан 1271 юл-транчпорт һәлакәте теркәлгән, аларда 140 кеше һәлак булган, 1550 кеше имгәнүләр алган. Узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре санының – 162гә, имгәнүләр алучыларның саны 191гә арткан. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 308 кешегә арткан. Аксубай районы территориясенә килгәндә, елның алты аенда 9 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда, кызганычка каршы, 7 кешенең гомере өзелгән, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт фаҗигаларының төп төрләре каршы хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын үтәмәү, шулай ук транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү фактлары да бар. Юлда теләсә нинди транспорт чарасының зур куркыныч чарасы булуын һәр автоһәвәскәр аңларга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә түгел, юлда кисәтүче билгеләрнең дә болай гына түгел, ә гомерне саклап калу өчен урнаштырылуын да аңларга кирәк. Һәм аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк.
– Сезнең тарафтан юлларда аварияләрне кисәтү өчен профилактик эш ничек оештырыла? Соңгы вакытта сезгә ярдәмгә ТР ЭЭМның юл-патруль хезмәте батальоннары да килә, алар район юлларын парульләргә машиналарда һәм мотоциклларда чыгалар. Бу уртак эш ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
– Без юлларда профилактик операцияләр һәм рейдлар уздырабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклыйбыз. Кайчакта кисәтү һәм штраф салу белән генә чикләнергә ярамый торган җитди кагыйдә бозулар да була. Өч штат хезмәткәре бөтен районны колачлый алмый. Юлларда аварияләрне профилактикалауда безгә үзләренә беркетелгән территорияләрдә зур мәгълүматка ия полициянең участок вәкилләре ярдәм итә. Юл-патруль хезмәте батальоннары да безгә сизелерлек ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, кичәге көндә (27 июньдә) алар тарафыннан исерек килеш руль артына утырган дүрт машина йөртүче ачыкланган. Аларны батальон хезмәткәрләре үзвакытында тоткарлаган чын җинаятьчеләр дип саныйм.
– Күптән түгел районда машина йөртүченең исерек килеш руль артына утыруы фаҗига белән тәмамланды.
– Юл хаталарны кичерми. Руль артына исерек килеш утыру, әгәр машина йөртүче җәзасыз калса, иртәме-соңмы фаҗигага китерәчәк. 20 июньдә Аксубай – Емелькино автомобиль юлында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасында биш кешенең гомере өзелде. Һәлакәтне тикшереү дәвам итә. Биләр авылында яшәүче 46 яшьлек ВАЗ-215 машина йөртүчесе автомашина руле артына салмыш хәлдә утырган (төгәл сәбәпне тикшерү ачыклаячак) каршы як полосага чыккан һәм аннан хәрәкәт итүче Лада Приора автомашинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ике пассажир урында ук җан биргән, берсе Чистайга барган юлда ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү машинасында вафат булган. Йөртүче һәм бер пассажир Чистай хастаханәсендә җан-тәслим кылган. Бу коточкыч фаҗига кагыйдә бозучының гына түгел, шулай ук гаепсез юл хәрәкәтендә катнашучыларның да гомерләрен алып китте.
– Юлда индивидуаль мобильлек чаралары, скутерлар, мопедлар, мотоцикллар зур проблемага әйләнде. Бу үзеннән-үзе имгәнү куркынычы булган чаралар һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һәрвакыт диярлек кешеләрнең һәлак булуы белән тәмамлана, шулай булгач, күп кенә ата-аналар кисәтүләрне тыңларга теләми һәм аларны балаларына сатып ала.
– Бик дөрес. Без ел буе ата-аналар җыелышларында, балалар белән очрашуларда балаларның машиналар хәрәкәт итә торган юлларда велосипедта йөрергә ярамавы, электроскутерларда, самокатларда йөрүне тыю турында сөйлибез. Әмма безнең гражданнарның менталитеты шундый ки, күпләр моны үз адресына кабул итми. Әти-әнисеннән шундый уенчык алгач, аларның баласы дуслары белән мактанырга ашыкмас, ә юлга чыкмыйча, капка төбендә генә йөрер, дип уйлыйлар. Җәй көне һәрвакытта да әти-әниләре күзәтүе астында булмаган балалар, тыюларны бозмаслар һәм сезгә биргән вәгъдәне үтәләр дип уйларга кирәкми.
Кызганычка каршы, без юлда киресен күзәтәбез. Туктатабыз, кисәтәбез, әти-әниләргә хәбәр итәбез. Шулай итеп, 2024 елның 19 июнендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Приора машинасы йөртүчесе 16 яшьлек велосипед йөртүчесен бәрдерә, шуның нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала тән җәрәхәтләре ала һәм РКБга госпитализацияләнә. Бәхетле очраклылык буенча гына корбаннар булмый калган. Хәзер малай сәламәтләнеп килә. Шулай ук быел балигъ булмаганнар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде инде.
– Ата-аналар һәм яшь велосипедчылар өчен велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерсәгез иде.
– 7 яшькә кадәрге балалар велосипедта бары тик тротуарлар, җәяүлеләр юллары һәм велосипед юллары буйлап, җәяүлеләр йөри торган урыннарда, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә йөрергә тиеш. Әлбәттә, бала үзе генә булырга тиеш түгел, янәшәдә өлкәннәр булырга тиеш. 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедчылар җәяүлеләр һәм велосипедчылар йөри торган юллар буенча гына хәрәкәт итәргә тиеш. 14 яшьтән өлкәнрәк велосипедчыларга, велосипед һәм җәяүлеләр өчен юллар булмаганда, юлның уң ягыннан йөрү рөхсәт ителә. Велосипедта йөргәндә рульне бер кул белән генә тоту, пассажирлар йөртү тыела, әгәр бу хәрәкәт итү чарасы конструкциясендә каралмаган булса, махсус җиһазлар булмаганда 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү, янәшәдә машиналар булмавына инанмыйча, җәяүлеләр кичүеннән тыш юлны кичү (җәяүлеләр кичүендә ашыгырга кирәк) тыела.
– Нияз Мансур улы, белүемчә, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре вакыт-вакыт үсмерләрне скутерлар, мопедлар рулендә тоткарлый. Әлбәттә, яшь йөртүчеләр үзләре мондый уенчыкларга акча эшли алмыйлар. Ата-аналар 60-80 мең сумлык машиналарның баланың гомеренә тора алуын аңлый алмый.
– Кызганычка каршы, бу проблема актуаль генә түгел, ә районда кискен тора. Балалар арасында гына түгел, ә ата-аналар арасында да, скутер яки электросамокатны кем кемгә сатып ала ала, дип ярыш бара кебек тоела. Ике тәгәрмәчеле транспорт чарасы, үзенең тотрыксыз һәм куркыныч булуыннан тыш, юлда фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин. Исегезгә төшерәм, мондый транспорт чарасы белән идарә итү бары тик 16 яшьтән һәм “М” категориясендә машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә.
18 яшькә җитмәгән һәм әлеге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган балигъ булмаган баланы тоткарлаган очракта, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрү өчен материал җыелачак. Әгәр тоткарланучыга 16 яшь булмаса, әти-әниләргә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф һәм транспорт чарасын штрафстоянкага кую рәвешендәге җәза яный. Аның өчен, сүз уңаеннан, шулай ук автотранспорт чарасын штрафстоянкага китерәчәк эвакуатор өчен дә акча түләргә туры киләчәк. Кыйммәтме? Ата-аналар үзләре үк куркыныч астына куйган балаларның тормышы кыйммәт. Безнең төп бурыч – балаларның тормышын саклап калу. Балалар ата-аналарның сүзләрен тыңласыннар, әти-әниләр җәйге чорда балаларны ялгызларын калдырмасыннар иде, бигрәк тә шундый транспорт чаралары сатып алмасыннар иде.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Хөрмәтле газета укучылар, үзегезне һәм балаларны саклагыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев