Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Яшь аксубайлы әтисе эшен дәвам итә

«Ориент» эзтабарлар отрядына нигез салучы Сергей Яковлевның улы – Арсений, Новгород өлкәсенең Чудовский районы, Мостки авылында эзләнү экспедициясендә катнашкан.

Ул Казан шәһәренең «Кар десанты» эзтабарлар отряды һәм Столбище авылының «Ватан» спорт-патриотик клубы сугышчылары белән берлектә эш алып бара.

Бу аның икенче сәфәре. Беренче тапкыр ул әнисенең карынында чакта «Үлем үзәне»ндә булган. Хәрби чыныгуны исә 2019 елның язында уза. Үсмер эзләнү эше серләрен үзләштерә генә әле. Бу эшкә тартылу әти-әнисеннән – һәвәскәр эзтабарлардан күчкән.

Арсенийның әтисе Сергей Яковлев эзләнү эшчәнлеге белән 90 нчы елларда шөгыльләнә башлый. Аксубай гимназиясенең физик тәрбия укытучысы буларак, ул югары сыйныф укучылары белән Новгород өлкәсенә Мясной Бор авылына барып, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Совет солдатларының җәсәдләрен эзләүне оештыра. Башта алар республиканың гамәлдәге эзтабарлар отрядлары составында Хәтер вахтасында, ә соңрак мөстәкыйль катнашалар, чөнки 1996 елның 28 гыйнварында мәктәп базасында «Ориент» туристик-эзләнү клубы оештырыла.

Мәктәп формированиесенә нигез салынуга 26 ел тулды. Бу вакыт эчендә «Ориент» отряды бер генә эзләнү экспедициясендә катнашмаган. Ул районның күп кенә укучыларын, студентларны һәм өлкәннәрне берләштерде. «Үлем үзәне»нә «Ориент» отряды эзтабарлары һәр яз һәм көз бардылар дияргә була. Чирек гасыр эчендә аларның эзләнү эше нәтиҗәсендә йөздән артык һәлак булган солдат Мясной Бордагы мемориаль комплекста мәңгелек тынычлык алды, хәбәрсез югалган дистәгә якын кешенең исеме медальон һәм шәхси әйберләре буенча торгызылды.

Сергей Аркадьевич игелекле эшкә унбиш елга якын гомерен биргән. Ул 2010 елның 28 гыйнварында вафат булды. Шул вакыттан бирле мәктәп клубы җитәкчесе булып аның хатыны Анастасия Чернышева тора. Ул Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли. Сергей Яковлев нигез салган эш яңа сулыш ала. Клубка ТР «Ватан» иҗтимагый яшьләр берләшмәсе ярдәм күрсәтә. Зур эзтабарлар туганлыгы «Ориент» отрядын игътибарсыз калдырмый, отрядка нигез салучы вафат булганнан соң ул аның исемен йөртә башлый.

Әтисе бакыйлыкка күчкәндә Арсений ике айлык кына була. Ул әтисе турында якыннары сөйләве буенча гына белә, фоторәсемнәрдә генә күрә. Гаилә тарихы белән кызыксынып, малай әтисе эшен дәвам итәргә булган. Әнисе Анастасия Чернышева моңа каршы килмәгән. Ул үзе дә күп тапкыр экспедицияләргә барган, шуның белән яши дияргә була. Улын да шундый кешеләр әйләндереп алган. Шундыйларның берсе Евгений Дегтярев –Анастасиянең икенче ире. Ул Арсенийны үз баласыдай якын күрә, аны үзе белән төрле эзләү җыеннарына ала, патриотик тәрбия белән шөгыльләнә. Экспедициягә алар «Ориент» отрядының тагын өч эзтабарын алып бергә барганнар.

Арсенийга быел 13 яшь тула. Ул Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәп-интернатында укый. Үрнәк укучы, ударник һәм уку активисты – аны экспедициягә бернинди киртәләрсез җибәргәннәр. Отрядта ул иң кечкенәсе. Яшь булуына карамастан, өлкәннәрдән калышмый, тарихны өйрәнә, әтисе кебек чын эзтабар булырга тели.

Составында Арсений да булган «Кар десанты» һәм «Ватан» отрядлары эзләү эшләрен 2 нче Удар Армия сугышлар алып барган урыннарда алып баралар. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге формированиенең аерым өлешләре чолганышка эләгә һәм тулысынча диярлек юк ителә. Эзтабарларның төп бурычы – Ватан өчен гомерләрен биргән йөзләгән мең билгесез солдатның исемнәрен ачыклау, һәлак булганнарның исемнәрен билгеләү, туганнары белән элемтәгә керү һәм Ватан геройларынаң җәсәдләрен хөрмәтләп җир куенына иңдерү.

Эзтабарлар лагере Мостки (Новгород өлкәсенең Чудовский районындагы авыл) авылында урнашкан. Әмма эшләрнең төп өлеше Мясной Бор авылы янында алып барыла. Кайчандыр Төньяк юлдан ерак түгел (Мясной Борда 2 нче Удар армияне тәэмин иткән өч юлның берсе) «Ориент» отряды лагере булган. Биредә йолдыз рәвешендә Сергей Яковлевка һәйкәл куелган. Арсений үзенең тәвәккәллеге һәм эзтабарлар төркеме белән чыгуы аркасында кайчандыр әтисе йөргән сукмаклардан үткән.

– Улым әтисенең юллары буйлап уза, – дип сөйли үсмернең әнисе. – Бу өйдә рюкзак җыю, озын юл, кыр эшләре, казу эшләре, җәсәдләрне эзләү, кичләрен учак янында гитара белән җырлап утырулар. Сергей нәрсә белән яшәгән булса, боларның барысы да Арсенийга да кагыла. Үз тарафымнан, улымны лаеклы итеп тәрбияләргә тырышам. Эзләнү эшчәнлеге аның өчен бик кызыклы. Ул нәрсә белән шөгыльләнгәнен, бу зур эшнең нәрсәгә китерәчәген аңлый. Ватан азатлыгын яклап, миллионлаган кеше һәлак булган Новгород җиренә аяк баскач, башкалар кебек ул да шул ук хис-кичерешләрне кичерә.

Анастасия Чернышева көн саен улы белән элемтәдә торган. Ул көннең ничек үтүе, нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди эшләр башкаруы турында мавыгып сөйләгән. Шулай ук ул отрядларның унөч сугышчының җәсәдләрен табуы турында да хәбәр иткән. Металл эзләгечкә алюмин сигнал ракетасы эләккән. Анда: «Вологода өлкәсе, Нюксинский районы, Светица колхозы, Лапин Н.Л.», дигән тырнап язылган язулар булган. «Ватан» ОМО мәгълүматларына караганда, эзтабарларга бу язулар буенча ике кеше – әтисе һәм улы үтә дигән мәгълүмат җибәргәннәр.

Арсений аның эчендә өстәмә шәхси мәгълүмат белән кәгазь яисә хат булыр дип көтүләре турында әйтте. Аны ачкач гадәти тоз килеп чыгуына гаҗәпләнгәннәр. Шулай да эзтабарлар отрядының эш нәтиҗәсе бар. Казу эшләре вакытында табылган ике медальонның берсе өстәмә язу белән булган. Капсуланы икенче көнне лагерьда ачканнар. Анда бу урында һәлак булган солдатның шәхси мәгълүматлары язылган булган. Егетләр эзләнү эшләрен Җиңү көне алдыннан тәмамлаганнар. Арсений «Мясной Бор» мемориаль комплексында җәсәдләрне җир куенына иңдерү тантасыннан соң өенә кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев