Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Немецлар ядрә шартлап яисә танк астында калып үлем җәзасын көткәннәрдер, мөгаен

Бөек Ватан сугышында катнашучы 99 яшьлек Елисей Тимирясов сугыш чоры турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Ул район газетасы редакциясенә бастыру өчен 2005 ел белән даталанган язма тапшырды. 46 танк полкының 9 мехбригада, 6 танк армиясенең 5 мехкорпусы командиры буларак, миңа 2 һәм 3 Украина фронтлары составында (1944 елның 20-29 августы) Ясско-Кишинев операциясендә катнашырга туры килде.
Бу искиткеч үткәрелгән операция булды, аның нәтиҗәсендә немец-фашист гаскәрләренең зур дошман төркемнәре тар-мар ителде,
Молдавия азат ителде һәм Румыния сугыштан чыгарылды. 6 нчы танк армиясе, фронтның удар армиясе буларак, Румыниянең эчке өлешенә бик тиз һөҗүм ясады. 31 августта армия һәм безнең полк танклары Бухарест шәһәренә керделәр. Бухарест халкы безнең
гаскәрләрне, азат итүчеләр буларак, чәчәкләр белән каршы алдылар.

Безнең полк танклары аның бер урамында тукталды. Шәһәрнең гүзәллеге белән сокланып, сөйләшеп торабыз. Халык арасыннан безнең танк янына утыз яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз килеп минем танк шлемен салуымны сорады. Мин аптырап калдым. Шлемны салдым һәм ул миңа: ”Немецлар, руслар аларга каршы сугышта мөгезле һәм койрыклы ниндидер җан ияләрен кулланалар.

Алар Урал артында бик күп. Аларны күпме һөҗүмгә тотабыз, берничек тә үтереп бетерә алмыйбыз дип сөйлиләр”, диде. Бу немец гаскәрләренең җиңелүен аңлата. Бу койрыклы һәм мөгезле мифик җан ияләре турындагы истәлекләрне мин 70нче елларда безнең генералларның берсенең әдәби-сәнгать журналларының берсендә басылган хикәясендә очраттым. Кызганыч, мин моңа игътибар итмәдем. Ул вакытта яшь солдат венгр хатын-кызының ниндидер мөгез эзләвен ничек башына китерсен инде.

1944 елның август көннәренең берсендә безнең армиянең Румынияне азат итүе вакытында булган вакыйга хәтеремдә яңарды. ЯсскоКишенев төркемнәре немец-фашист гаскәрләрен чолгап алгач, дошманга юк ителү яисә әсирлек яный иде. Мондый хәл беркемгә дә ошамады. Алар берәм-берәм һәм төркемнәр белән боҗрадан чыгарга маташтылар. Кемдер моны эшли алды. Немец солдатлары, әлбәттә, геббельс пропагандистларыннан совет гаскәрләренең “рәхимсезлекләре” турында ишеткәннәр. Качып котылырга тырышкан өч немец солдатын без дә очраттык. Үзләре артыннан куган совет танкын күреп, алар кукуруз басуына кереп качарга тырыштылар.

Әмма безнең танк аларны куып җитеп, юлга чыгарга мәҗбүр итте. Курыккан немец солдатлары (алар арасында офицерлар юк иде) гомерләренең соңгы минутларында танк пулеметлары пулясыннан яисә танк гусеницалары астында калып һәлак булуларын көткәннәрдер, мөгаен. Безнең механик-танк йөртүче танктан сикереп төште, озын буйлы, киң җилкәле немец янына килде, йодрыгы белән сугып, аяктан екты һәм: “кемнәр кулына эләгүләрен белсеннәр”, дип кире үз урынына утырды. Җәзалау шуның белән тәмамланды, немец солдатлары юлда калдылар. Аларны билгесез киләчәк көтте. Ә безнең танк билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итүен дәвам итте. Бу очрак минем хәтердә биш экипаж әгъзасы белән хәрби танкның өч коралсыз һәм җиңелгән дошман солдаты алдында үз көчен күрсәтү үрнәге буларак сакланып калды.

Сугыш, сугыш инде. Анда ике яктан да нәфрәт һәм үлем хөкем сөрә. Ул кешенең әхлаклылыгын сыный. Анда кем җиңәчәк: кешеме, әллә җанвармы? Сугышта да рөхсәт ителмәгән гамәлләр бар: тыныч халыкка каршы сугышмаска, мыскыл итмәскә, җиңүченең мәрхәмәтенә бирелгән коралсызларга, әсирләргә карата явызлык, нәфрәт кылмаска. Явызлык, нәфрәт кичереләме, рөхсәт ителгән һәм ителмәгән гамәлләр арасында чик бармы? Безнең механик-танк йөртүче яхшы, ачык күңелле кеше иде. Аның сугышчан бүләкләре, III дәрәҗә Дан ордены бар иде. Түзеп тора алмады. Явызлыгын йодрыгы аша чыгарды.

Миңа 1941-45 еллар Бөек Ватан сугышын кичергән солдатлар белән күп аралашырга туры килде. Фашист лагерьларында әсирлектә булган солдатлар белән дә сөйләштем. Фашистларның безнең илдә нинди явызлыклар кылулары, безнең әсирлеккә төшкән сугышчыларны мыскыл итүләре турында беләм. Фашист танкларының әсирлеккә төшкән совет солдатлары өстенә менүләрен, аларны төркемнәре белән атып үтерүләрен, ачлыктан интектерүләрен дә ишетеп беләм.

Елисей Тимирясов, Бөек Ватан сугышы ветераны, 2005 елның 24 апреле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев