Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Дәү әтисенең каберендә булды

Бу тарих турында район газетасы белән Ольга Ишмаева уртаклашты.

2008 елда улым Ишмаев Дмитрий Александровичны эш буенча Тула шәһәренә командировкага җибәрделәр. Аның әбисе (минем әнием) Перепелова Галина Васильевна Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган әтисе, минем бабам, Диманың дәү әтисе 1907 елда туган Жарков Василий Дмитриевич җирләнгән урынның адресын бирде. Ул Димадан 1941 елда Аксубай хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән әтисе каберен эзләп табуын үтенде.

Аның 356 укчылар дивизиясе 1185 укчылар полкы составында өлкән сержант исемендә сугышканлыгы билгеле иде. Бабай 1942 елның 2 мартында Мәскәү янындагы сугышларда һәлак була һәм Тула өлкәсендә, Белов районында, Теремцы (Будаговицы) җирлегендә җирләнә. Дима әбисенең үтенечен башкарды, үзенең дәү әтисе каберен эзләп тапты, героебызга тыныч күк йөзе астында яшәвебез өчен бөтен гаилә исеменнән баш иеп кайтты.

Ә ул, чыннан да, герой була. Чөнки әбием – Наталья Васильевнага юллаган хатларында ул, үземне саклый алмыйм (ул аңардан үзен саклавын сорый), дип яза. Аңа нибары 35 яшь була.

Командировкадан кайткач, Дима сугышлар барган урыннарда казуэзләнү эшләренең әле дә алып барылуы турында сөйләде. Анда һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен генә түгел, танк һәм самолетларны да табалар икән. Ул дәү әтисе һәлак булган урыннар буйлап йөреп, күпсанлы фотографияләр төшереп кайтты. Бу сәфәр Димада онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ул күргәннәре белән безнең белән бик озак уртаклашты. Ул мондый сәфәрләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары өчен генә түгел, оныконыкчыкларына да кирәк, дип саный. Без тыныч, матур тормыш өчен кемгә бурычлы булуыбыз турында онытмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев