31 октябрь 2012 яңалыклары
-
Өлкәннәр һаман сафта
Чистайда үткән шахмат-шашка зона ярышында безнең пенсионерлар командасы тулы составта булмавына да карамастан, өченче урынны яулады. Турнирга ике ир-ат шахматчы урынына бары тик Михаил Водышев кына бара алды. Ул командага дүрт очко китерсә, Ирина Крюкова өч очко җыйды. Шашка буенча ярышта ветеран-педагог Геннадий Горбатов команда копилкасын 4,5 очко белән тутырса,...
-
Тормышны сөюче әби
Хезмәт ветераны Гөлҗиһан Нигъмәтуллинага үз гомерендә бик күпне кичерергә туры килгән. Ул Азат авылында крестьян гаиләсендә туган. Балачагы сугыш елларына туры килә. Ул көннәрне Гөлҗиһан апа бүген дә әрнеп искә ала. Яшүсмер кызга башкалар кебек үк колхозда эшләргә туры килә - кырда урак ура, урман кисә. Язгы пычракта чабата киеп...
-
Фестивальнең башлангычы бар
Ветераннар арасында «Балкыш» ("Сияние") Республика үзешчән башкаручылар конкурсының төп максаты - өлкән гражданнарны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү, аларның үзешчән иҗатын үстерү булды. Фестиваль тагын бер максатны үз эченә алды - Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшьләргә дини-рухи тәрбия бирү. Аксубай районы хакимияте, башкарма комитет, ветераннар советы...
-
Кышкыга запас әзерләделәр
Шимбә көнне район үзәгендә район мәктәпләре катнашында традицион көзге ярминкә үтте. Үзәк мәйданда иртәдән үк бистә халкын сәүдә рәтләренә чакырып моң агылды. 20 белем бирү учреждениесе вәкилләре биредә үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иттеләр. Авыл мәктәпләре, Аксубай лицее һәм 88 нче һөнәри лицей яшелчәләрнең киң ассортиментын - кәбестә, аш чөгендере,...
-
Изгелек бәйрәме
Үткән пәнҗешәмбе көнне мөселманнар ислам диненең иң бөек бәйрәмнәренең берсе Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр районның төп мәчетенә бик күп халык җыелды. Мәчет бинасы бәйрәм вәгазен тыңларга, ә аннан соң бәйрәм намазын укырга килүче мөселманнар белән шыплап тулган иде. Корбан гаете бәйрәмендә район башлыгы Камил Гилманов, район оешмалары...
-
Кечкенә авылга зур юл
Үткән атнада ике кечкенә авылны төп трасса белән тоташтыручы Аксубай - Федоровка - Алексеевка юлы рәсми рәвештә ачылды. Быел районда кечкенә авылларга кадәр каты түшәмәле юллар төзүгә зур игътибар бирелде. Менә тагын ике кечкенә авыл халкы зур шатлык кичерде, авылга асфальт юл керде. Әлеге юлларны төзү "2012 елга юл эшләре"...