31 март 2017 яңалыклары
-
Районда тычкан чире пәйда булган
Аксубай районында бөер синдромлы геморрагик чир йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Халык телендә әлеге куркыныч авыру "тычкан чире" дип атала. Авыручы кеше - юл хезмәткәре. Аеруча да кырда урнашкан вагоннарда яшәүче хезмәткәрләргә мондый куркыныч яный. Тамак ялгап алу өчен көйләнмәгән урында ашап-эчеп алырга туры килгән кешеләргә үтә дә игътибарлы булырга кирәк....
-
Безнең хоккейчылар – җиңүчеләр
Чистайда яшүсмерләр арасында алка белән хоккей уйнау буенча ачык турнир үтте. Безнең район командасы яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. Хоккейчыларга куйган максатларына ирешүдә көндәшләр дә киртә була алмады. Аксубайлылар мәйдан хуҗаларын һәм Алексеевск районы дружинасын җиңеп, беренче урынны яуладылар.
-
Уңайлы һәм гади
Аксубайлылар Пенсия фондыннан мәгълүматларны үзләренә уңайлы булган ысул буенча ала алалар. ТР буенча ПФР Бүлеге Интернеттан файдаланучылар өчен Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә тәкъдим ителгән. ПФР Бүлеге битләрендә пенсия тәэминатына кагылышлы мәсьәләләр буенча аңлатмалар алырга, шикаять яки тәкъдимнәр калдырырга, яңалыклар тасмасына язылырга һәм пенсия системасындагы соңгы яңалыклар яки үзгәрешләр...
-
Медиклар – чын артистлар
Сиксәненче, туксанынчы һәм аннан соңгы елларда район хастаханәсе коллективының иҗади хисап концертларында ничек чыгыш ясавын аксубайлылар бүген дә яхшы хәтерли. Әмма быелгысы хисап концерты элеккегеләреннән дә кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булды. Зал концерт башланганчы берничә сәгать алдан тамашачылар белән шыплап тулган булса да, һаман саен халык килә торды. Программа күңелле мизгелдән...
-
Кабул итү көннәре билгеләнде
2017 елда, 4 апрельдән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә Татарстан прокуратурасы органнары эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне үткәрә башлаячак. Әлеге чараның максаты - эшмәкәрләргә хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын гамәлгә ашыруда булышлык итү. Эшмәкәрләрне кабул итү шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов...