29 август 2016 яңалыклары
-
Яраткан гәзитенә тугры
Районда ветераннар хәрәкәте активисты һәм хезмәткәре, район гәзитенең тугры укучысы, аны озак еллар дәвамында яздырып һәм көтеп алучы Федор Васюткинны белмәүче кеше аздыр. Федор Сайдуллович Иляшкинода дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә, Венгриядә баш күтәрүләрне бастыруда катнаша. Федор Сайдуллович хезмәт юлын укытучы һөнәреннән башлый. Үзбәкстанда рус һәм немец...
-
Куанычлы юбилей
Иске Ибрай авылыннан Наилә Нургатина үзенең туксан яшьлек юбилей мәҗлесен дога укудан башлап җибәрде. Аның йортына кунаклар, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып торды. Хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көн белән тәбрикләргә район вәкилләре дә килде. - Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Наилә Мөхәммәтҗан кызына...
-
Эчүеңне ташламасаң – балаңны тартып алачаклар
Даими рәвештә хәмер белән мавыккан һәм үзләренең балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән ата-аналар кабаттан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия игътибарына эләктеләр. Комиссияне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкләде. Үз тәрбиясендә булган студент кызына акча җибәрмәгән бер анага карата ачылган эш шау-шу тудырды. Ул опекага алган икенче баласына да тиешле тәрбия...
-
Аксубайлылар – көмеш призерлар
Чистайда шахмат буенча яшүсмерләр арасында "Зур Кама" 15 нче төбәк турниры узды. Турнирга рекордлы санда катнашучы - РФнең 13 шәһәре һәм районыннан 160 шахматчы килде. Ләкин оста уенчыларның күп булуына карамастан, Аксубай җыелма командасы (составында: Максим Борисов, Никита Убейкин, Игорь Белов һәм Юлия Муртазина булган) авыл командалары арасында 2 нче...
-
Суверенитет уңаеннан
30 август көнне үзәк мәйданда "Туган көнең белән, Татарстан!" бәйрәм программасы узачак. "Фито-бар", "Аксубай ягы күмәченнән авыз итү" ярминкә палаткалары, күргәзмәләр оештырылачак, "татарча көйләр" мастер-классы, балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк. Бәйрәм концертында иң оста үзешчән артистлар һәм татар эстрадасы йолдызлары Илсаф Сафин һәм Шаһбан чыгыш ясаячак. Башлана 18:00...