27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сөт арта
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә район буенча тулаем савым күләме 66 тоннага якын. Бу үткән ел күрсәткеченнән күпкә югарырак - 60 тонна 600 кг. - (2015 ел дәрәҗәсенә 109 процент). Май заводына эшкәртүгә 63 тоннадан артык продукция тапшырылган. "Аксубай" агрофирмасының Тукай исемендәге, "Тимошкино", "Мюд", "Трудолюбово", "Карасу", "Сөнчәле", "Луч"...
-
Мәйдан хуҗалары – өченче призер
Өч көн дәвамында районда 1999-2000 елда туган егетләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге үтте. Безнең районга республиканың төрле районнарыннан иң көчле 12 баскетбол командасы килде. Аксубайның җыелма командасы өчен Иске Мокшино мәктәбе укучылары Ринат Сөләйманов, Александр Чумаков, Николай Зюзин, Илья Наумов, Артем Малецков, Фәнил Әхмәтсафин, Максим Ягудин, һәм шулай ук...
-
Акча җыюга каршы көрәшәләр
Мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы көрәш советы утырышы булып үтте. Бүлектә барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Алар алдында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чыгыш ясады. Ул республикада үткән коррупциягә каршы көрәш утырышы турында сөйләде. Әлеге утырышта ул район башлыгы белән бергә катнашты. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов...
-
Физкультура укытучысына – мактау билгесе
Иске Ибрай мәктәбендә дулкынландыргыч вакыйга булып үтте. Мәктәп коллективы тантаналы линейкага тезелеп басты. Бәйрәм гаеплесе - физкультура укытучысы, ДЮСШ тренер-укытучысы Рәис Бикушев. Җыелучыларны спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев сәламләде, ул Рәис Харис улына укучыларга физик тәрбия бирүдә күп тырышлык куйганы өчен рәхмәтен белдерде. Укучылар һәм укытучыларның...
-
Паркта куаклар утырттылар
Аксубай паркы төзекләндерелеп кенә калмыйча, яшеллеккә дә күмеләчәк. Татарстанда 1 октябрьдән башланган һәм ай ахырына кадәр дәвам иткән "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында паркта 114 төп чыршы, нарат, балан, миләш һәм тубылгы куаклары утыртылды.