27 июнь 2012 яңалыклары
-
Каникуллар имин булсын
Республика һәм районда «Игътибар, балалар!» операциясе дәвам итә. Аның максаты-балаларны юл-транспорт вакыйгаларыннан саклап калу. Шуңа бәйле район үзәгенең өченче мәктәбе каршындагы лагерьда ял итүче балалар белән чираттагы «Имин тәгәрмәч» чарасы үткәрелде. Лагерь начальнигы С.Еграшкина һәм тәрбияче З.Шихранова юл хәрәкәте иминлеге фонды начальнигы Г.Гелметдинованы һәм Аксубай ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген...
-
Шатлыклы да, моңсу да булган бәйрәм
Чыгарылыш кичәсе-бер үк вакытта шатлыклы хисләрне дә, моңсулыкны да үз эченә алган бәйрәмнәрнең берсе. Быелгы, күркәм гадәткә кергән район чыгарылыш кичәсе дә искәрмә булмады. Ул район Мәдәният йортында үтте, чыгарылыш укучылары бирегә сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары, әти-әниләре белән бергә җыелдылар. Чарага кичәне оештыруда спонсор ярдәме күрсәткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре...
-
Кышка әзерләнәләр
Районның аграр хуҗалыкларында кышлату чорына азык хәзерләү яхшы темплар белән бара. УСХиП мәгълүматларына караганда, район буенча 3000 тоннадан артык печән һәм 5500 тонна сенаж әзерләнгән. Моннан тыш, яфраказык һәм файдалы үләннәр хәзерләү дә алып барыла.
-
Ике бәйрәм бергә
Шимбә, 30 июнь көнне үтәчәк бәйрәм программасы бай эчтәлекле булыр дип көтелә. Сәгать 10.30да Мюд авыл җирлегенең Иске Мокшино авылында "Самаренкин чишмәсен" тантаналы төстә ачу һәм "Уяв" район бәйрәме үтә. Бәйрәм чараларында катнашуга предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район халкы чакырыла.
-
Наркотикларга – юк!
Кичә халыкара берләшмә Наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтте. Ә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы наркотиклар кулланудан азат ителгән халыкара оешма булдыру максатына бәйле үз эшчәнлеген көчәйтү һәм ныгыту билгесеннән 1987 елдан башлап әлеге датаны һәр елны билгеләп үтәргә карар кылды.
-
Яшьлек бәйрәме
Яшьләр көне-иҗат һәм илһам, энергия һәм дәрт, ялкын, ярату, сөю, романтика бәйрәме,-диелә яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы Рамил Минеголов котлавында.-Сез-тормышның бүгенгесе һәм киләчәге. Һәрберегезнең уңышлары район, республика һәм илнең уртак уңышларына әверелсен, милли байлыкны арттыруга һәм район абруен ныгытуга хезмәт итсен иде. Яшьләргә чын күңелдән уңышлар, сәламәтлек, оптимизм,...
-
Яшьләр көне белән!
Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу-киләчәк бәйрәме. Бүгенге мәктәп укучылары, студентлар, яшь укытучылар, эшчеләр, табиблар, эшмәкәрләр киләчәктә район язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алачаклар,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Аксубай районы яшьләренең акыллы эшләре, үҗәтлеге, җиңүгә омтылышлары төрле бәйгеләрдә, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле фән олимпиадаларында, хореография һәм вокаль конкурсларда,...
-
Онытылмый торган көн
Үткән җомгада районда Хәтер һәм матәм көнен тантаналы митинг, мәңгелек ут һәм сугышта һәлак булган һәм исән-сау кайткан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар һәм чәчәкләр кую белән билгеләп үттеләр. Ветераннар иртән иртүк әлеге чарага ашыктылар. -Бу төнне күземә йокы кермәде,-дип сөйли сугыш ветераны Нина Телешева,-сугыш мизгелләре, полкташларым күз алдыннан...