26 май 2016 яңалыклары
-
Баганага килеп бәрелә һәм кача
1 май көнне Аксубайда булган юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган пассажир катнаша. 3 сәгать 30 минутта, 1995 елда туган "Renault Duster" автомобиле йөртүчесе Толстой урамыннан Шоссе урамына таба хәрәкәт иткәндә, исерек хәлдә булып, имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап ала алмыйча, машинага идарәне югалтып, электр тапшыргыч линия баганасына килеп бәрелә...
-
Авылның киләчәге өчен мөһим
Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 2016 финишка якынлашып килә. Ул 1 июльдән башланачак. Аксубайда авыл хуҗалыгында иң зур статистик күзәтү эшенә әзерлек дәвам итә. Бу хакта дәүләт статистикасының Аксубай бүләкчәсе җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова сөйли. - Якын көннәрдә документлар, шул исәптән исәпкә алу битләре һәм аларга өстәлмәләрне тәкъдим итү башланачак....
-
Татарстанда яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылачак
Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак. Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу...
-
02 хезмәте
2 майдан 16 сына кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 127 гариза кергән, шуның 8 се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 5 җинаять эше кузгатылган. 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар. 30 апрель көнне Яңа Мокшино авылында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда йорт хуҗасы пычак ала...
-
Кама аръягында – икенче
Аксубайда 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР зональ Беренчелеге үтте. Безнең егетләр район данын лаеклы якладылар. Алар нурлатлылар, Спас районы спортчылары белән матчларны уңышлы төгәлләделәр, әмма Чистай командасына оттырдылар. Нәтиҗәдә беренчелекнең икенче призерлары булдылар. Фото: www.smena-smolensk.ru
-
Фольклор бәйрәме
29 майда Татарстанда "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры бәйрәме уза. Ул традицион рәвештә Лаеш районының Рус Никольское авылында оештырыла. "Каравон"да Аксубай районын Кәкре Күл авыл мәдәният йортының "Родные напевы" һәм Яңа Аксубай авыл мәдәният йортының "Шанчак" коллективлары тәкъдим итәчәк. Фото: cs619329.vk.me