26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече дип танылды
Районда үзенең һөнәри осталыгын республика дәрәҗәсендә якларга сәләтле белгечләр аз түгел. "Аксубай" АФ ҖЧҖнең баш икътисадчысы Равил Таһиров "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантына дәгъвачылар бәйгесендә "2016 елның иң яхшы икътисадчысы" категориясендә җиңүгә иреште. Аның эш тәҗрибәсе бай. Иске Татар Адәмсуы авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лаеш совхоз техникумына бухгалтер-икътисадчы...
-
Минем булачак һөнәрем
Һөнәри яраклашу буенча айлык кысаларында мәктәпләрдә тематик дәресләр үтә. 3 нче Аксубай мәктәбенең 3 нче сыйныфында Татьяна Шугаева "Минем булачак һөнәрем" рәсми дәресе үткәрде. Балалар бик күп һөнәрләр белән таныштылар, викторинада катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, ә дәрес соңында һәркайсы, киләчәктә кем булырга теләвен белдереп, рәсем ясады.
-
Документларны электрон төрдә тапшырырга мөмкин
2017 елның 1 гыйнвареннән гомуми юрисдикциядәге теләсә кайсы судка (җәмәгать судьяларыннан кала) документларны электрон төрдә тапшыру мөмкин булачак: дәгъва гаризаларын, гаризаларны, үтенечләрне, шикаятьләрне һ.б. Документлар электрон төрдә мәхкәмәнең Интернеттагы рәсми сайты аша тапшырыла, электрон имзалана. Документларны тапшырганчы гражданнар гомуми юрисдикциядәге федераль судларга тапшыру Тәртибе белән һәм шул исәптән электрон документ...
-
Иң яхшылар исәбендә
Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы шәхси Кубогына бадминтон буенча алтынчы финал этабы узды. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 240 спортчы катнашты. Шул исәптән Иске Тимошкино авылы урта мәктәбеннән тренер Владислав Мулеев тәрбияләгән спортчылар да бар иде. Ярышлар уен осталары һәм уен яратучылар арасында шәхси һәм парлы разрядларда ике яшь...
-
Юлларга вак таш салу дәвам итәчәк
Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә бер генә гаилә фермасы да юк. Республика - сыерлар, атлар, кәҗәләр асрауга, ә район саву аппаратлары сатып алуга субсидияләр бүлеп бирүгә карамастан, мөгезле эре терлек исәбе дә кими. Яңа Аксубай авыл җирлегендә үзара салым акчасы Яңа Аксубайда юлларга ком җәюгә, Азат һәм Федоровски поселоклары зиратлары...
-
Чуашстан белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәттә
Күренекле чуаш язучысы Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуны бәйрәм итү безнең районга көтелмәгән сөенеч алып килде. Әлки районында туып үскән шагыйрьнең юбилеена бәйле тантана Аксубай районын да колачлады. Чуашстан республикасы мәркәзенең сәнгать һәм мәдәният вәкилләре делегациясе бөек шәхесне олылап искә алу максаты белән Хузангайның туган төбәгенә аяк басты. Шуларның...