25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Инвалидны бер тиенсез калдыралар
Аксубай прокуратурасы район суд приставлары хезмәте бүлегенең эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү 1 төркем инвалидтан кергән мөрәҗәгать буенча үткәрелде. Башкару производствосы турындагы канунга нигезләнеп, башкару документын (яки берничә башкару документын) үтәгәндә әҗәтле гражданнарның хезмәт хакыннан яки башка кеременнән 50 проценттан да артык акча тотып калынырга тиеш түгел. - Суд пристав-башкаручысы, югарыда телгә...
-
Әйләнеп узу юлын чыршылар бизәп торачак
Районда "Агач утырту көне" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Экология айлыгы башыннан район үзәге, торак пунктлар территориясендә яңа үсентеләр пәйда булды. Яшь агачлар кешеләр күпләп йөргән, ял итү урыннарына утыртылды. Бүген алар күзгә ташланмый да диярлек. Әмма еллар үткәч куак булып үсеп китеп, урамнарны, аллеяләрне, скверларны яшелләндереп торачак. Табигатьне саклау...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Аксубай муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Кәрим кызы Вәлиуллина Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Чәкәнбаш уңышы яхшы
Бөртеккә кукуруз үстерү - игенчелекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Республика буенча әлеге культура 96 мең гектар били. Бүгенгесе көнгә 81 мең гектардан уңыш җыеп алынган, бу планга карата 85 процентны тәшкил итә. 249 мең тонна уңыш җыелган. Республика буенча уңыш - гектарыннан 30 центнер. Район кырларында да бөртеккә кукуруз уңышын җыеп...
-
Тормыш көзен бизәүче
Социаль хезмәткәр Резидә Газизова турында яңаүзилеләр җылылык һәм хөрмәт белән сөйлиләр. Ун ел инде ул өлкән яшьтәге 9 авылдашына ярдәм итеп яши. Үз карамагында булган өлкән кешеләрнең кәефләре генә түгел, сәламәтлеге дә аның һөнәри осталыгына һәм шәхси сыйфатларына бәйле булуын ул яхшы аңлый. - Олы яшьтәге әти-әниләр белән дә кайчак...