25 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
ЯВА КАРЛАР...
Кышкы сезонда юлларны кардан чистарту-муниципаль хезмәтләрнең гадәти бурычы. Кагыйдә буларак, аз гына кар явып үтсә дә, бистәнең үзәк урамнарын кардан чистарта башлыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки аз гына кар катламы да температура түбәнәю белән бозлавыкка әйләнергә мөмкин. Әлегә бистә советы кар чистарту эшен вакытында башкара. Бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков...
-
Яраткан эше–бию
Кеше күңеле белән үзен ничә яшьтә итеп хис итә, димәк аңа шул хәтле яшь була, ди халык әйтеме. Балалар сәнгать мәктәбе хореографы Валентина Гурьянова бу көннәрдә үзенең лаеклы ялга чыгар вакыт җиткән юбилеен билгеләп үтсә дә, һәрдаим балалар арасында биеп йөргәнгә, үзен гел яшь итеп хис итә. Бию-аның күңелен күтәрүче...
-
Күчмә утырыш
Шул көннәрдә Аксубай лицеенда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Прохорова Аксубай лицее укучылары белән алып барылган профилактик эшләр турында сөйләде. Лицей директоры Вячеслав Миронкин беркетелгән яшүсмерләр белән эшләүгә тукталды. Утырышта шулай ук балигъ булмаган балаларның һәм аларның...
-
Республикада иң яхшысы
Татарстан Республикасының башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре бәйгесенә йомгак ясалды. 88 нче Аксубай һөнәри лицей җитәкчесе Фәрхат Аюповка бәйге нәтиҗәләре буенча "Ел директоры" исеме бирелде.
-
Пәйгамбәргә багышланган концерт
Якшәмбе көнне районда беренче тапкыр мөселман концерты була. Казаннан килгән "Рәйан" төркеме барлык теләүчеләрне дә 14 сәгатьтә район Мәдәният йортына чакыра. Алар тарафыннан хәзерләнгән бушлай концерт Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган.
-
“Юность”та–“КЭС-БАСКЕТ”
"Юность" спорткомплексында ике көн рәттән "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы барды. Әлеге ярышлар районның спорт тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Ярышларда республиканың унбер районыннан 17 команда катнашты. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлеге...
-
“Юность”та ТР Беренчелеге
Иртәгә безнең районда 1999-2000 елларда туган үсмерләр һәм кызлар арасында мәктәптә мини-футбол буенча ТР Беренчелеге үтә. Анда катнашучыларны "Юность" УСЗ базасында каршы алачаклар. Уеннар киеренке булыр дип көтелә. Чөнки безгә кунакка Казаннан, Яр Чаллыдан, Югары Осланнан, Апастан футбол командалары килә. Безнең районны Аксубай лицееның ике командасы (кызлар һәм малайлар, тренер...
-
Ветераннарга ишек ачык
Беловка авыл мәдәният йортында төрле тармак пенсионерлары катнашында кызыклы чара үтте. Район ветераннар советы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе-ул аларның ялын оештыру. Быел ветераннар активы өлкән яшьтәге кешеләрне төрле мәдәни чараларга актив җәлеп итүне бурыч итеп куя. Мәдәният учаклары һәр айның бер көнен пенсионерларга багышларга тиеш-район ветераннар советы карары шундый....
-
Студентлар күңелле яши
Алар уку бинасында үткәрелгән төрле чараларда катнашалар. КВНнар, уен-көлкеле тамашалар, "Студентлар язы" кебек чаралар-студент тормышының аерылмас атрибутлары. Менә шуның өчен Мария Воркунова Тәтеш педагогия көллиятенә укырга керү белән төрле бәйгеләрдә, смотрларда, викториналарда һ.б. катнаша башлый. Хәзер ул дүртенче курста укый, диплом эшенә хәзерләнә, шулай да актив позиция белән шөгыльләнүен дәвам...