24 август 2012 яңалыклары
-
Кеше булып калу
Иске Савруш авылында яшәүче элеккеге комбайнчы Петр Ярушев турында авылдашлары бары тик җылы сүзләр генә әйтәләр. Егерме ел комбайнчы булып эшләгән дәвердә ел саен аның комбайн бункерыннан иң күп бөртек бушатыла. Әмма үрнәк кеше булуын хезмәттә генә түгел, бүгенге тормышы белән дә исбатлый ул. Хәзерге яхшы тормышта да күп кенә...
-
«Балкыш» нуры
Үткән чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы үзешчән башкаручы ветераннарының "Балкыш" конкурсы үтте. Актив тормыш позициясе алып баручы район пенсионерлары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга юнәлтелгән теләсә нинди башлангычка ярдәм итәргә әзер торуларын күрсәттеләр. Мюд, Сөнчәле, Иске Үзи, Яңа Аксубай, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авыл җирлекләрендә конкурсның сайлап алу...
-
Җилкәдә–портфель, күзләрдә шатлык
Иртәгә 1 августта старт алган «Мәктәпкә барырга булыш!» акциясе тәмамлана. Быел 260 тан артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның йөздән артыгы хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ. Бүгенге көнгә күп бала район агрофирмалары җитәкчеләре һәм коллективлары, эшмәкәрләр ярдәме белән мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельне кулларына алдылар инде. Иртәгә Белем көнен түземсезләнеп...
-
Абхазиядә җиңү яуладылар
Абхазиядә үткән "Без границ. Юниор 2012" IV Халыкара балалар һәм яшүсмерләр милли иҗаты фестиваль-конкурсыннан Эвелина Сруртдинова һәм Данис Шәвәлиев җиңүчеләр булып кайттылар. Талантлы яшь баянчы Данис Шәвәлиев турында безнең газета апрель аенда ук язып чыккан иде инде. Ул чакта Данис Санкт-Петербургта үткән "Территория музыки-без границ" III Халыкара конкурс-фестиваленнән өченче дәрәҗә...
-
Алма бәйрәме
Үткән ел Ким клубында урысларның Алма спасы бәйрәмендә балалар өчен күңелле чара үткәрсәләр, быел клуб хезмәткәрләре урта яшьтәге хатын-кызлар өчен ял кичәсе оештырдылар. Кичә бик күңелле үтте. «Хатын-кыз-өлгергән алма» дип аталган кичәдә барлык уеннар һәм бәйге сораулары шул темага багышланган иде. Бәйрәмдә катнашучы ханымнар тамашачыларны үзләренең матур җырлары белән дә...
-
Кунакта –тыл хезмәтчәне
Сосновка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хәрби очучының, тол хатыны Мария Хренкова-Гаврилова «Хыял» социаль приютында кунакта булды. Балалар ветеранның сугыш елы авырлыклары, унбиш яшьлек яшүсмер кызларның кышкы салкыннарда фронт өчен ничек итеп утын хәзерләүләре турында сөйләгәнен тын да алмыйча тыңладылар. Мария Васильевна үзе язган шигырьләрне дә укып күрсәтте. Балалар шулай ук...
-
«Алтын» белән кайтты
Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучысы Валентина Волкова Мәскәүдә үткән 3 Бөтендөнья балалар уеныннан җиңүче булып кайтты. Татарстан җыелма командасы, Валентина да шул командага кергән, 12-14 яшьлек уенчылар арасында үткәрелгән футбол ярышларында җиңү яулады. Төп бүләктән тыш, Валя өстәл теннисы һәм җиңел атлетиканың төрле төрләрендә чыгыш ясап, тагын дүрт Грамота алып...
-
Язучыны искә алу
Бу атнада якташыбыз язучы, шагыйрь, җурналист, публицист Газиз Кашапов-Үзиленең 70 яшьлек юбилеен туган авылында Яңа Үзидә зурлап билгеләп үттеләр. Чара музей алдында, язучының һәйкәле янында башланып китте. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты. Кунаклар һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар. Килүчеләр Газиз Кашапов музеен карап, сөенеч хисләре белән чыктылар. Музейга быел ремонт...