23 февраль 2018 яңалыклары
-
КАМАЗ-Мастер Аксубайда
Аксубай укучылары һәм яшьләре 15 февраль кичен озакка исләрендә калдырачак. Аларга кунакка миллионлаган автоузышлар яратучыларның кумирлары килде. Болар "КАМАЗ-Мастер" командасы пилоты - "Дакар-2018" раллисының бронза призеры, "Дакар-2015" раллисы җиңүчесе, 2012, 2016 елларда "Ефәк юлы" раллисы җиңүчесе, Россиянең атказанган спорт остасы Айрат Мәрдиев һәм 2013, 2015, 2016 елларда "Африка Эко Рейс"...
-
Үзгәрешләр күз алдында
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең киңәйтелгән гражданнар утырышы хакимият вәкилләре белән конструктив әңгәмәгә әверелде. Хисап доклады белән бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков чыгыш ясады. Агымдагы елның 1 гыйнварына бистәдә 9971 кеше теркәлгән. Үткән елда 90 бала туган, 95 кеше вафат булган. Икътисади яктан җиңел булмаган елда да федераль, республика, җирле программалар...
-
Самбо буенча беренче урында
Яр Чалы шәһәрендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 29 ел тулу уңаеннан самбо буенча Төбәкара турнир үтте. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр катнашты. Аксубай ДЮСШта тәрбияләнүче шәрбәнле Ильяс Вафин 2006-2007 елларда туган яшь категориясендә беренче урынны яулады. Ул Мактау грамотасына, медальгә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Спортчының...
-
Кышны озаттык
Аксубайда Май чабу бәйрәме атнасының соңгы көнендә кышны озаттылар. Төп мәйданда йөзләгән кеше - балалар, яшьләр, оныкларын иярткән өлкән буын вәкилләре җыелды. Май чабу атнасында коймаклар пешереп, кунакка йөрү йоласы һәркемгә мәгълүм. Ә аның соңгы көне - Гафу үтенү якшәмбесендә халык шаян җырлар, такмаклар, ялкынлы биюләр белән рәхәтләнеп күңел ачты....