Лаеклы тәрбия биргән өчен
Тәртип һәм җаваплылык - армия хезмәтендә иң төп сыйфатлар.
Шулар ярдәмендә Илназ Батыршин армиядәге кыенлыкларны җиңеп, хезмәтен уңышлы алып бара да инде.
Илназ Аксубайда туып үсә, лицейда (ул вакытта гимназиядә) яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, волейбол секциясенә йөри, кыш көннәрендә дуслары белән чаңгыда, тимераякта шуа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң энергетика университетына...