22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Соры хезмәт хакы буенча кайнар линия
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты эш хакын түләүне тоткарлаган һәм аны "конвертта" түләүче эш бирүчеләр турындагы мәгълүматны "Соры" хезмәт базасы юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыру мөмкинлеге булу, шулай ук 8 (84344) 2-80-07, 2-84-87 (икътисад бүлеге) телефоннары аша "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итә алу хакында искәртә.
-
Афәт ерак түгел
Дуңгызларның Африка чумасына без безгә кагылмас ерак авыру буларак кына карадык. Ләкин соңгы вакытта булган хәлләр безне игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итә. Вирусның Чуашстанга килеп җитүе билгеле. Әлеге хәйләкәр авырудан саклану өчен, беренче очракта аның нәрсә икәнен ачыкларга кирәк. Һәм моны белү өчен без районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать...
-
Татарстанның саф урманнары
Табигать ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча үткәрелгән әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе - "Татарстанның саф урманнары" табигать саклау акциясе. Әлеге акцияне үткәрү республика һәм районда күркәм гадәткә әверелде. Урманнарда экологик, санитария эпидемиологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге программа биш елдан артык эшләп килә инде. Ел саен ул...
-
Эш хакын арттыралар
Укытучыларга түләнә торган эш хакының база өлеше арттырылачак һәм гомуми түләүгә карата 70 процент тәшкил итәчәк. Республика Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бу хакта 2016 елның 13 сентябрендә Чабаксарда үткән III Бөтенроссия авыл укытучыларының съездында Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде. "Норматив база әзерләнә инде, аның...
-
Белдерү
Аксубай муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы 2016 елның 23 сентябрендә район Советының утырышлар залында үтәчәк. Утырыш эше 10:00 сәгатьтә башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә: 1. Аксубай муниципаль район Советының 2015 елның 18 декабрендә кабул ителгән "2016 елга Аксубай муниципаль районы бюджеты турында"гы 12 нче карарына үзгәрешләр кертү турында;...