22 июнь 2016 яңалыклары
-
Уяв кунаклар көтә
26 июнь көнне Урмандеево авылында Уяв бәйрәме уздырыла. Бәйрәмгә районның иң яхшы чуаш коллективлары һәм аерым башкаручылар киләчәк. Кунакларны театральләштерелгән милли йолалар, борынгы чуашларның әйлән-бәйләне, бай эчтәлекле концерт программасы, халык иҗаты күргәзмәсе көтә. Шулай ук "Милли алачык", балалар мәйданчыгы эшләячәк, спорт ярышлары да оештырыла.
-
Аксубайда ифтар мәҗлесе үтте
Мөселманнарның изге Рамазан ае дәвам итә. Бу көннәрдә дин кардәшләребез ураза тоталар, көнне гыйбадәт кылып, догалар укып үткәрләр, ифтар ашлары уздыралар. Дүшәмбе көнне Аксубай мөхтәсибәтендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда мәртәбәле кунаклар - мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Нурлат районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Чистай...
-
Аксубай турында фильм
22 июнь көнне "Россия-1" каналында хәрби-патриотик программаның чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә. Вести-Татарстан яңалыкларының иртәнге чыгарылышыннан соң "Рядовые России" циклында хәбәрче Камил Арифуллин әзерләгән Аксубайда узган Җиңү көне турындагы документаль фильм тәкъдим ителәчәк. Ул сугыш каһарманы Филипп Мазилин йорты торган нигездән туфрак алуга бәйле истәлекле вакыйганы, Белоруссиягә якташларыбыз һәлак булган урынга...
-
Барысын да исемнәрен атап искә алыйк
Бүген Россиядә Хәтер һәм матәм көне. 75 ел элек, 22 июнь көнне, иртәнге сәгать дүрттә планетада иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугыш буларак тарихка кереп калган - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул 1418 көн һәм төн дәвам итә. Сугыш елларында фашизмны Җиңү өчен көрәштә 27 миллион кеше башларын сала. Бу Хәтер...