21 июнь 2016 яңалыклары
-
Җинаять урынында тотылган
Полиция һәм Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең төнге рейды бораулау җайланмаларыннан детальләр урлаучыларны тотарга ярдәм итте. Аксубай-Трудолюбово юл чатында күрше Нурлат районы кешесе идарә иткән КамАЗ машинасы туктатылган. Машина кузовында документлары булмаган бораулау җайланмаларының насос шлангалары табыла. Машина йөртүче, аның иптәше һәм автомобиль Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә китерелә. Нефть компаниясенә...
-
Аксубай районында Троица
-
«112» ярдәмгә ашыга
112 системасы - ул Россия территориясендә "112" бердәм номеры буенча экстрен оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин иткән тармак. Ул халыкка тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда һәм башка вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләрдә матди зыянны киметү максатларында экстрен ярдәм күрсәтүгә чакырылган. Татарстан Республикасында 112 системасы 2010...
-
01 хезмәте
Үткән атнада Яңа Александровка авылында янгын очрагы була. Бу турыда хәбәр 12 июнь көнне Глонасс системасы буенча 112 номерына килеп ирешә. Ундүрт минуттан соң янгын бүлеге расчеты вакыйга урынына килеп җитә - янгын телләбе шәхси өй түбәсен камап алган була. Йорт хуҗасы сүзләренчә, өйдә беркем дә булмый. Утның өй эченә...
-
Тукай иленә сәяхәт
Район китапханәчеләре Габдулла Тукай иҗатын теләп өйрәнәләр. Алар шагыйрьгә багышланган төрле бәйгеләрдә, акцияләрдә катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. Мисалга, Иске Татар Адәмсуы филиалы китапханәчесе Рәвия Таһирова Республика балалар китапханәсенең "Тукай иленә сәяхәт" Беренче Бөтенроссия акциясендә катнашып, Дипломга ия булды. Моннан тыш, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә керткән тырышлыгы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт...
-
Чиста пар җирләрендә
Район игенчеләре киләсе ел уңышына нигез салалар. Кышкыга малларга азык әзерләү һәм чәчүлекләрне тәрбияләү белән беррәттән чиста пар җирләрен эшкәртү дә алып барыла. Чиста пар җирләре район буенча 9000 гектардан артык мәйдан били. Бүгенге көндә планлаштырылган мәйданнарның 17 проценты эшкәртелгән. "Аксу Агро", "Сөлчә" агрофирмаларында бу агрочара тулысынча тәмамланган. "Аксубай" АФда...